Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел "Art-Мәдхия" Болгарда гает көнне "Түгәрәк уен" кысаларында узачак


Алты ел дәвамында Урмайда оештырылып килгән "Art-Мәдхия" мөнәҗәтләр, бәетләр һәм нәшитләр башкару фестивале быел Болгарда "Түгәрәк уен" чарасы кысаларында узачак. Анда быел татарлар гына катнашачак.

Быел "Түгәрәк уен" татар фольклор фестивале 27-30 июль көннәрендә Болгарда оештырыла. Аның кысаларында Ураза гаете көнне – 28 июльдә Ак мәчет каршында "Art-Мәдхия" мөнәҗәтләр, бәетләр һәм нәшитләр фестивале үтәчәк. "Art-Мәдхия"не оештыручы Чуашстан татар милли мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов Азатлыкка әйтүенчә, "Түгәрәк уен"га Русиядән 600ләп кеше җыелачак һәм мөнәҗәтләр фестивален алар да күрә алачак.

"Башта Ураза гаете көнне ничек инде каядыр барырга тиешбез дип уйладым. Гадәттә мишәр авылларында ул көнне мәчеткә, зиярәт кылырга каберлекләргә барабыз. Аннары, уйлаганнан соң, Болгарда Ак мәчет янында бөтен Русиядән килгән халык алдында үткәрсәк, файдалырак булыр дигән уйга килдем. Бу мастер-класс буларак башка төбәкләр өчен яхшы булачак, дип уйлаштык Татарстан мәдәният министрлыгының традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова белән. Башкалар да үзләренә кайтып бу чараны уздыра алачак.

Фәрит Гыйбатдинов
Фәрит Гыйбатдинов

"Art-Мәдхия" "Зикер. Фикер. Шөкер" шигаре астында узачак. Болгарның Ак мәчет мәйданындагы 100 метр радиуслы җирдә кешеләрне намазлыкларга утыртып уртага сәхнә ясап һәм аны бизәп татар мәкаме белән Коръән укып башларга исәплибез. Коръәннән соң ирләр зур түгәрәк ясап тәкъбир әйтәчәк. Авырлыкта да, шатлыкта да безнең халык тәкъбир әйткән.

Урмай авылының "Мишәр" ансамбле һәм Казан шәһәре мәдәният университетының "Җомга көн" ансамбле төп чыгыш ясаучылар булачак. Шулай ук Свердлау, Ульян, Түбән Новгород, гомумән, Русиянең унберләп төбәгеннән катнашучылар киләчәк", диде Гыйбатдинов.

"Түгәрәк уен"га килгән мөселманнар иртән Ак мәчеттә гает намазында катнашып, кичен бәйрәмне Аллаһка зикер әйткән "Art-Мәдхия" чарасында дәвам итәчәк.

"Бу бик яхшы булачак. "Түгәрәк уен"да такмаклар җырлап кайту гына булмаячак", диде Фәрит әфәнде.

Быел чара чын татарлар өчен генә булачак икән. Әгәр башка елларда Дагыстаннан, Кабарда-Балкардан, гомумән, мөселман булган башка милләттәге халыклар да килсә, быел "Түгәрәк уен" фестивале кысаларында узуы сәбәпле, башка милләтләрне чакырмаганнар.

XS
SM
MD
LG