Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:55

Болгар комплексының ЮНЕСКО исемлегенә кертелүе уңаеннан Татарстанда тантаналы чаралар узачак


Августта Болгарда һәм Казанда ЮНЕСКО вәкилләре катнашында Болгар тарихи-археологик комплексын мәдәни мирас һәйкәле дип рәсми рәвештә тану турында сертификат тапшыру уңаеннан тантаналы чаралар уздырылачак. Бу хакта кичә Казан Кирмәнендә Татарстан дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” химаячеләр шурасы рәисе Миңтимер Шәймиев Болгар шәһәрендә ЮНЕСКО билгеләрен һәм эмблемасын урнаштыру мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә уздырганда хәбәр ителде.

Шәймиев Болгарны Бөтендөнья мирасы объекты итеп тану фактының бик зур әһәмияткә ия булуын һәм шәһәрнең тарихи һәйкәлләрен саклау өчен тагын да зуррак җаваплылык йөкләвен билгеләп үтте, дип яза «Татар-информ».

Утырышта Болгарны ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасына каравын раслый торган халыкара билгеләрне урнаштыру мәсьәләсенә игътибар ителде. Аларны урнаштыру урыннары һәм дүрт телдәге текстлары (татар, инглиз, гарәп) Парижда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы Комитеты белән килешенәчәк.

“Татинвестгражданпроект” ширкәте җитәкчесе Гадел Хөснетдинов Болгар комплексы территориясндә билгеләрне урнаштыруга бәйле фаразланган урыннарны күрсәтте: Болгар цивилизациясе музее белән берләшкән елга вокзалы бинасында, Көнбатыш һәм Көньяк капкалар янына.

Билгеле булганча, быел 23 нче июньдә Болгар комплексы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде.

XS
SM
MD
LG