Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көч структуралары хезмәткәрләре чит илдә ял итүдән баш тартырга теләми


Федерация шурасы җитәкчелеге сенаторларга чит илгә сәфәрләрне киметергә киңәш итте. Аңа кадәр көч структураларында эшләүчеләргә чит илгә чыгу тыелды. Шуңа да карамастан, юлламаларын элегрәк алганнар сәфәрдән баш тартмаган.

Татарстанда көч структалары өлкәсендә эшләүче Ләйсән (исеме үзгәртелде), җитәкчелекнең тыюына карамастан, быел да баласы белән Төркиягә барып кайткан.

"Минем ялым кайчан булачагы ел башында ук билгеле иде, шуңа юлламаны да әллә кайчан алып куйдым. Шуннан соң, Кырым хәлләре башлангач, җитәкчелек безгә чит илгә ялга йөрмәскә кушты, гомумән, юлламаларыгызны кире бирегез дип әйтте. Әмма мин, бернигә карамастан, барырга булдым" ди ул.

Ләйсән, барганны белмәсеннәр өчен, диңгез буенда бик кызынмаска тырышканлыгын әйтә.

"Даими кремнар сертеп тордым. Йөземнән кызынган күренмәсен дип тырыштым. Кайткач кайда ял иттең дип бәйләнүчеләргә Мари Иленә бардык, дидем. Әле мин киткәндә бу ничектер тәкъдим рәвешендә генә булса, хәзер бөтенләй кырыслаттылар.

Шулай да, төрле ялганнар белән курка-курка булса да баручылар бар. Менә минем хезмәттәшем шулай ук Төркиягә юллама алган иде, аннары җитәкчелеккә "аны кире тапшырдым һәм Мари Иленә шифаханәгә ял итәргә барам" дип әйтте. Эшкә килгәндә кап-кара булып кызынган иде, Мари Илендә алай кызынып булмаганын һәркем яхшы белә. Менә хәзер тагын бер хезмәттәшебез Төркиягә барырга дип тора", ди ул.

Шул ук вакытта Казан полициясендә эшләүче Илнар җитәкчеләр сүзеннән чыкмаска булган.

"Юлламаны элегрәк алып куйган булсак, китеп булачак иде, хәзер инде тыелгач, бара алмыйбыз", диде ул.

Күптән түгел Анапада булып кайткан Рузилә Мөхәммәтова анда ял итүчеләрнең күбесе полиция хезмәткәрләре булуын әйтте.

"Алар, башка җиргә бару тыелганга, ничарадан-бичара анда чыгып киткәннәр", диде ул.

Рузилә бу курорт-шәһәрдә бар нәрсәнең дә кыйммәт булуын, ял итүчеләр өчен уңайлыклар җитмәвен әйтте.

Мөхәммәтова узган ел кызы белән Төркиядә 10 көн ял итә. Икесенә бергә чит илгә юллама (очу, трансфер, отельдә тору, all inclusive, иминиятләштерү) 36 мең сумга төшә. Быел аңа Анапа сәфәре – юл чыгымнары (поездда) һәм пансионатта тору (ашау да кергән) өчен аларга 54 мең сум түләргә туры килә.

Ләйсән исә быел Кырымда ял итүгә чакыру турында рекламалар күп булуын әйтә.

"Анда бала белән ике көн поездда бару бик авыр. Аннары якында гына шундый хәлләр булып торганда ничек барасың", ди ул.

Бу атнада Федерация шурасы җитәкчелеге дә сенаторларга чит илгә сәфәрләрне киметергә киңәш итте. Шура рәисәсе Валентина Матвиенко сүзләренчә, чит илдә сенаторлар провокацияләргә очрый ала.

Элегрәк вице-премьер һәм министрларга чит илгә бармаска киңәш ителгән иде.

XS
SM
MD
LG