Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөфти Камил Сәмигуллин журналистларны ифтарга җыйды


Татарстан мөфтие журналистлар белән авыз ачты
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:52 0:00

11 июньдә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин республика журналистлары белән ифтар табынында очрашты. Рамазан аенда мондый очрашуны гадәткә керткән мөфти, журналистларның сорауларын да җаваплады.

Казанның бер ресторанында оештырылган ифтарга утыздан артык журналист чакырылган иде. Чара Коръән укып, мөфтинең кыска вәгазен тыңлап башланды. Вакыт кергәч, бергәләп авыз ачылды һәм ахшам намазы укылды.

Ифтар вакытында теләгән һәр журналистка сүз бирелде. Кемдер Татарстандагы дини тормышны бәяләсә, кемдер дин әһелләренә Рамазан аена кагылышлы сораулары белән мөрәҗәгать итте.

Дустанә һәм җылы мохиттә узган ифтар ашы, бергәләп дога кылу белән тәмамланды.

Ай башында татар журналистлары Казанның "Ярдәм" мәчетендә ифтарга җыелган иде.

XS
SM
MD
LG