Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:22

Милли товарлар ярминкәсендә сатучылар тыйнак булды


11 июльдә Казанда "Ярдәм" мәчете каршында узган хәләл ярминкәдә милли кул эшләре осталары җыелды. Алар илһамланып эшләргә яратса да, сату иткәндә үзләрен тыйнак тотты.

Үткән җомгада "Ярдәм" мәчете милли-дини товарлар сатучыларны җыеп хәләл ярминкә оештырды. Бу чараның барышын күзәтеп йөрүче Флүрә Абдуллина сөйләшеп торганда "Без дә бу чарага үз өлешебезне керттек", дип үз сүзен өстәде. Ул мөселман товарлары җитештерүче эшкуарларга ярдәм итәргә тиешле "Нәсих" коммерцияле булмаган берләшмәнең башкарма мөдире булып чыкты.

Оештыручылар журналистлар, килгән кунаклар, кешеләр алдында үзләрен ышанычлы, актив тотса да, милли кул эшләре осталары, киресенчә, бик тыйнак иделәр. Һәрберсенә килеп: "Сез кем"?, "Каян килдегез?", "Нәрсә сатасыз?" дип "уятып" йөрергә туры килде. Берничәсе белән сөйләшкәч, аңардан күреп, "мине дә карагыз", "төшерегез" дип калганнар эндәшә башлады.

Кул эшләре осталарының күбесе урта һәм өлкән буын булгангамы, алар үзебез эндәшсәк кенә җавап бирде. Көнчыгыш базарларындагы кебек җанлылык, үз товарыңны күккә чөеп сөйләү гадәтен әлеге татар эшкуарлары күрсәтмәде. Алай да араларында матур елмаеп, "сәламәтлек өчен файдалы" дип каршына килгән кешеләргә үзе пешергән чүпрәсез ипине тәкъдим итүче кул эшләре остасы, пешекче Фәрит Заһидуллин бар иде.

"Күптән түгел яңа мич алдым, хәзер эшләр тагын да җайланды. Йөзләп чүпрәсез ипи пешерә алам. Менә ярминкәләргә еш чакыра башладылар, атна саен журналистларга ипи пешерүем турында әңгәмә бирәм", ди Фәрит Заһидуллин. Оста пешекче сүзләренчә, Азатлык радиосы аның белән махсус язма әзерләгәннән соң, чүпрәсез ипигә игътибар да, сатып алучылар да бермә-бер арткан.

85 яшьлек Флүрә Калмурзинага энҗе-мәрҗәннән эшләнгән милли киемнәр "реклам" бирде. Чатыр почмагында утыручы ханымга килгән кешеләр киеменә һәм бизәкле товарларына карап игътибар итте. Ул исә кырыендагы иптәше белән сөйләшеп, килгән-киткән кешегә битараф иде. Килеп эндәшкәч "үлчәп" кенә үзе турында сөйләде.

"Миңа 85 яшь. Соңгы елларда рәсем дә ясыйм, чигәм дә. 36 ел буе укыттым - тарих һәм эстетика укытучысы идем. Укыту эшен тәмамлагач, соңгы 20-30 елда әлеге эш төре белән шөгельләнәм. 75 яшьтә рәсем ясый башладым", дип төсле журналда үз рәсемнәрен, әти-әнисе, туган нигезе фотоларын күрсәтте. Тәфсилләп сораша торгач, Флүрә ханым үзе турында аерым язма әзерләрлек мәгълүмат бирде.

Без, әлбәттә, хәләл ярминкәдә катнашучыларның барсы белән дә әңгәмә кормадык. Алар арасында милли сувенирлар ясаучы рус телле осталар да булды. Нурания Хәлимова башкалар белән сөйләшүебезне күреп, "мине дә төшерегез" дип үзен рәссам-бизәүче буларак белгертергә, товарларына игътибар иттерергә тырышты. Әмма әйткәнебезчә, сорау – җөмлә, сорау – җөмләле әңгәмә чыкты. Кул эшләре осталары үз товарлары турында өзлексез сөйләрлек, кыскача таныштыручы реклам сүзләр әзерләмәгән иде. Альберт Минһаҗевның да янына килеп эндәшкәч кенә, Татарстан президентына, Дәүләт шурасы рәисенә агачтан сувенирлар үреп бирүен белдек. Җиде дистәне тутырып киткән Альберт абзый бу эшкә пенсиягә чыккач керешкән, Казанда яшәп әле башкаларны да агач ботакларын үреп көн-күреш әйберләре ясарга өйрәтә икән.

Ярминкәдә йөреп чыккач исемен әйтергә теләмәгән эшмәкәр, "Милли кул эшләре осталары да, хәләл ярминкә дә, милли товарлар да бар. Инде ул эшкуарларга оста итеп сатырга өйрәнәсе генә калды", диде ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG