Accessibility links

Валерия Новодворская вафат булды


Валерия Новодворская
Валерия Новодворская

Диссидентлыгы өчен үз вакытында Казан психиатрия хастаханәсендә мәҗбүри дәваланган танылган сәясәтче Валерия Новодворская 64 яшендә китте.

Шимбә кичендә Мәскәү хастаханәсендә оппозициянең иң күренекле сәясәтчеләренең берсе Валерия Новодворская вафат булды. Журналист һәм хокук яклаучы диссидентлык хәрәкәтендә 1969 елдан бирле булды. 1972 елда Советларга каршы үгетләве өчен кулга алынып Казанның психиатрия хастаханәсенә мәҗбүри салынды, 1970-80 елларда өч тапкыр хөкем ителде. Совет чорында аны 17 тапкыр кулга алганнар.

Новодворская үзенең көрәшенең төп максатын "золым империясе" дип санаган Советлар Берлеген таратуда күрде. 1988 елда ул "Демократик берлек" исемле фиркагә нигез салучыларның берсе булды, фирка таралгач "Русия демократик берлеге" исемле партия төзеде.

Соңгы 15 елда Новодворская Русиядә Владимир Путин төзегән сәяси системны тәнкыйтьләгән үткер телле һәм тәҗрибәле, зур хөрмәткә ия либераль сәясәтче иде.

Новодворская кичә хастаханәгә табан астындагы җәрәхәт белән китерелгән. Ярты ел элек алган җәрәхәттән инфекция тәненә таралган булган, дип хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG