Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия: Украина ягыннан һөҗүмдә бер кеше һәлак булды


Русия Украина җиреннән атылган, дип фаразланган ракета һөҗүмендә бер кешенең һәлак булуына ачу белдерде. Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, президент Владимир Путин бу вакыйгага тирән борчылу белдергән.

Рәсми Киев һөҗүмнең чик аша Украинадан булуын кире какты һәм Русия яклы сепаратисларны низагка Мәскәүне катнаштыру өчен провокация булу мөмкинлен белдерде. Сепаратистлар һөҗүмгә катнашы булуларын кире кага.

Украина президенты Петро Порошенко Русия көчләрен чик аша кереп Украина хәрбиләренә һөҗүм итүдә гаепләп чыкты. Украина уздырган "террорга каршы чарадан соң" Русиядән 100дән артык йөк машинасында сугышчылар китерелде, дип өстәде Порошенко. Аларны Украина көчләре утка тоткан, җиде кеше һәлак булырга мөмкин, дип хәбәр ителә. Чик буенда булган бу хәлләр турында төрле мәгълүматлар килеп тора.

Путин һәм Германия канцлеры Ангела Меркель Рио-де-Жанейрода футбол беренчелеге финалы башланыр алдыннан очрашып, Украинадагы вазгыять "начарлана", дип кичекмәстән сөйләшүләрне яңартырга кирәклеге турында килеште.

XS
SM
MD
LG