Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнехановның Дөнья футбол беренчелегеннән фоторепортажы


Дөнья футбол беренчелеге финалыннан Рөстәм Миңнеханов фотосы
Дөнья футбол беренчелеге финалыннан Рөстәм Миңнеханов фотосы

Дөнья футбол беренчелеге финалын стадионда меңләгән җанатар белән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та карады. Төп уенга республика җитәкчесе объективыннан карап алыйк.

Кичә Бразилиядә Дөнья футбол чемпионатына нокта куелды. Финалда Германия Аргентинаны 1-0 хисабы белән җиңде. Бердәнбер тупны капкага 113 минутта Мирослав Клозега алмашка чыккан Марио Гетце кертте.

Әйтергә кирәк, төп уенда бер генә такым да капкага тупны кертә алмады, алманнар бары төп уеннан соң гына (овертаймда) җиңә алды. Футболчыларга 15 минутлык ике тайм бирелгән иде.

Шулай итеп Германия такымы тарихта дүртенче тапкыр җиңүче булды.

Уен алдыннан башка лидерлар кебек үк Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановта Рио-де-Жанейрога юл тотты. Билгеле булганча, Казанга да 2018 елдагы Дөнья футбол беренчелегенең кайбер уеннарын оештырырга туры киләчәк.

1. Президент Бразилиягә төнге вакытта барып җитә.

2. Иртүк торучы кеше буларак, таң аткач океан буенча чыга. Көндез кырмыска оясына охшаган пляжлар буш.

3. Аннан соң яраткан транспорты боралак белән экскурсиягә оча.

4. Рио искиткеч шәһәр.

5. Шәһәрнең визит картасы Коткаручы Гайсә сыны.

6. Чемпионат уеннары узган Маракана стадионы.

7. Сәфәргә алына торган боралаклар булса кирәк. Кулланучылар экскурсиянең бәясен дә белешкәннәр: 7-8 минут йөрү якынча 3800 сум.

8. Миңнеханов Русия финанс министры Антон Силуанов белән очрашты. Алар якын дуслар, Силуанов башка фотоларда да күп балкый.

9. Президент стадионга килде.

10.Чемпионатның ябылу тантанасын бара.

11. Миңнехановның традициясе ― таныш-белешләрне инстаграмга кую. Русия таможня хезмәте Андрей Бельянинов.

12. Александр Мишарин. Русия тимер юллары җитәкчесенең урынбасары, элекке Свердлау өлкәсе губернаторы.

13. Модель Жизель Бундхен кубокны тотып тора.

14. Матч башлана. Аргентина һәм Германия такымнары.

15. Уен бара. Хисап 0-0.

16. Миңнеханов Путин һәм башка җитәкчеләр утырган җирне төшерә.

17. Силуанов белән селфи. Миңнеханов "Татарстан" дип язылган бейсболка кигән.

18. Уен тәмамланды. 1-0. Алманнар бәйрәм итә! Русия энергетика министры Александр Новак тыйнак кына елмая.

19. Чемпионат тәмам! 2018 елда Казанда очрашканга кадәр!

XS
SM
MD
LG