Accessibility links

Кайнар хәбәр

2012 елда баткан Costa Concordia көймәсен су төбеннән күтәрү башланды


Италиянең Джильо утравы янында 2012 елда баткан дөньяның иң зур сәяхәт корабларының берсен саналган Costa Concordia көймәсен су төбеннән күтәрү өчен бер атна чамасы вакыт кирәк булачак. Соңыннан аны Генуя портына алып китәчәкләр. Көймәдә дүрт меңнән артык кеше булган. Коткару эшләренең акрын баруы сәбәпле аларның 32се батып үлгән.

Costa Concordia озынлыгы 290 метр, көймә мәшһүр "Титаник" көймәсеннән ике мәртәбә зуррак.

Өч ел элек Иделдә баткан "Булгария" көймәсе капитаныннан аермалы буларак, Италия корабы капитаны коткару эшләре тәмамланганчы ук көймәдән киткән булган. Моның өчен ул хәзер хөкем ителә. 2011 елның июлендә баткан "Булгария" көймәсендә 122 кешенең үлемендә гаепләнгән биш кешегә хөкем карары чыгарды.

XS
SM
MD
LG