Accessibility links

Яшьләр Google-ны татарчага өйрәтмәкче


Татар яшьләре Google-ның тәрҗемәләр бүлегендә татар теленә дә тәрҗемә итү мөмкинлеге булсын өчен эшне тизләртергә җыена. Тәрҗемәгә керешкән активистларга түләү өчен Татарстан хөкүмәтеннән акча да сорарга телиләр.

Дөнья татар яшьләре форумының идарә әгъзасы Рашат Якупов Google-да татарча тәрҗемәнең кайчан эшләп китәсен өзедереп кенә әйтә алмый. Google корпорациясенең үз тәрҗемәләр бүлегенә татар телен дә өстәргә теләвен ул зур казаныш буларак бәяли.

2012 елдан бирле, "Мин татарча сөйләшәм" чарасыннан соң яшьләр форумы һәм "Үзебез" хәрәкәте татарча тәрҗемә итү дә булсын дип Google-нең АКШтагы баш фатирына хатлар яудыра башлый.

"Белмим, безнең тәэсир булды микән? Мин үзем булгандыр дип уйлыйм, ниһаять Google татар теленә тәрҗемә итү өчен теләк белдерүчеләрне җыя башлады. Интернетта таралган хәбәрләргә күрә, хәзер теләк белдерүчеләр бушка Google сайтына кереп алар тәкъдим иткән гыйбарәләрне, текстларны тәрҗемә итүдә катнаша ала. Бу Google Translate бик кулай хезмәт, дөньяның теләсә кайсы почмагында аны кулланып була. Google моңа кадәр ачкан телләргә сүзләрне, аерым текстларны тәрҗемә итеп була", ди Якупов.

Аның сүзләренчә, бүген кемнәрдер бу эшкә керешкән дә инде. Google-нең татарчага тәрҗемәне дә булдыру өчен башкарыласы эшләр системы кулай эшләнгән. Кемнәр тәрҗемә иткәнне, кем эшләп утырганны күреп булмый.

Тәрҗемә өчен аерым биткә кереп инглиз һәм татар телен сайларга кирәк. Шул вакытта тәрҗемәгә керешүчегә ике мөмкинлек бирелә. Беренчесе – әзер гыйбарәләр, әзер җөмләләр ачыла. Аларны инглизчәдән турыдан-туры татар теленә тәрҗемә итү кирәк. Икенчесе – раслау хезмәте. Бу очракта, теләүчеләр кереп, инде моңа кадәр тәрҗемә ителгән гыйбарәләрне, текстларны тикшерәләр. Хаталары булса, хата дигән төймәгә басалар. Текст дөрес тәрҗемә ителгән, барсы да дөрес булса, раслап куялар.

Якупов сүзләренчә, Google-нең татар теленә тәрҗемәгә юл ачуы турында хәбәр Ирек Хаҗиев дигән егет тарафыннан интернетта таратыла. "Бу хәбәр таралды. Интернетта тәрҗемә итүчеләр бар. Әлегә никадәр тәрҗемә ителгәнен, кызганыч, әйтеп булмый. Бу эшкә күбрәк кешене җәлеп итү өчен Дөнья татар яшьләре форумында уйланабыз. Теләгебез – бу эш өчен хөкүмәттән күпмедер акча сорап, тәрҗемә эшенә керешкәннәргә түләнсен дибез", ди Якупов.

Татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбриз Яруллин хөкүмәтнең телне үстерү өчен бүленгән акчалары Google-да тәрҗемә өчен бирелсә, файдасы күбрәк булыр иде, дип әйтә.

"Татарстанның 2014-2020 елларга телләрне саклау програмына сүзлекләр төзү өчен ничәмә-ничә миллионнар бирелә. Моңа кадәр булган програмнарда да сүзлекләргә акчалар бүленде, әмма ничәмә миллионнар әрәм, чөнки нәтиҗә юк. Киң җәмәгатьчелек аларны куллана алмый, онлайн бушлай тәрҗемәләр дә юк. Дәүләт телне үстерү, сүзлекләр төзү һәм тәрҗемә өчен акча тотарга җыена икән, беренче чиратта Google системында үз теләкләре белән эшләүчеләргә бирергә тиеш", ди Яруллин.

Рашат Якупов (с) һәм Тәбриз Яруллин
Рашат Якупов (с) һәм Тәбриз Яруллин

Аның сүзләренчә, Google-да татарчага һәм татарчадан башка телләргә тәрҗемә эшләп китсә, аны кулланучы яшьләр күп булачак.

"Җайлы әйберне һәрвакыт кулланалар аны. Элек кеше iPhone-сыз тора алмам дип башына да китереп карамаган. Google системы да шундыйрак әйбер, ул кешегә бик күп яңа мөмкинлекләр ача. Каяа гына барма, кулыңда нинди генә әсбаб булмасын, gadget, smartphone, notebook, яисә өстәлдәге компьютермы, син һәрвакыт Google сүзлегенә кереп, сүзне тикшерергә, йә булмаса, гыйбарәләрне һәм текстларны тәрҗемә итәргә мөмкинлегең булачак", ди Яруллин

Google-нең android системнары һәм бөтен җайланмалары, Microsoft Windows системы кебек, програмнары татар теленә тәрҗемә ителсә, безнең татарга файдага, аны танытуга бер зур өлеш булыр иде ди ул.

"Google-нең тәрҗемәчесе бу зур корпорациянең бер кечкенә генә бүлеге дип әйтергә була. Меңләгән юнәлешнең берсе генә ул.

Хәзер ике-өч ел дәвамында Google белән interface һәм android-ларны татарчага тәрҗемә итү турында эшләр алып барыла, әмма алга китеш күренми. Мин аndroid KitKat-ны алган идем. Әле һаман да татарчасы юк, ул булырга тиеш иде. Android системы әле күп телләргә тәрҗемә ителмәгән. Ул татарны тагын да ныграк танытыр иде", ди Яруллин.

Google 2006 елда үзенең тәрҗемә бүлеген булдыра. Хәзер анда 80 телгә тәрҗемә итеп була. Әгәр, мисал өчен, япончадан грекчага тәрҗемә итәргә кирәк булса, бу систем башта япончадан инглизчәгә һәм шул мизгелдә үк инглизчәдән грекчага тәрҗемә итә торган итеп ясалган.

XS
SM
MD
LG