Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:49

Хәмзин: Украина җитәкчелегенең Херсон өлкәсе белән Кырымны берләштерү планы бар


Кырымтатарлар күпләп яшәгән Гениче шәһәрендә украин кырым автономиясе үзәген булдыру планлаштырыла, диде Азатлыкка Мәҗлес вәкиле Али Хәмзин.

Украина җитәкчелегенең Кырымны Херсон өлкәсе белән берләштереп украин кырым автономиясе ясау, аның башкаласы итеп Гениче шәһәрен билгеләү планы бар, дип сөйләде Азатлыкка Мәҗлеснең тышкы мөнәсәбәтләр идарәсе җитәкчесе Али Хәмзин.

"Әлеге проектны әзерләүчеләр киләчәк турында уйлый. Тормышка ашырылса, бу автономияне халыкара җәмәгатьчелек таныр дигән план белән эшли алар моны. Анда Үзбәкстан, Төркиядән милләттәшләребезгә килеп урнашырга мөмкинлек булыр иде", диде Хәмзин.

Әлеге план Русиянең Кырымны үзенә кушу карарына җавап буларак әзерләнгән булырга мөмкин, диде ул.

Бүгенге көндә Херсон өлкәсендә 10 меңләп кырымтатар яши. Аларның күбесе совет елларында Кырымга кертелмәве сәбәпле ватанга якынрак булу теләге белән бу җирләргә кайтып урнашты. Шул кырымтатарларның берсе Алимә Куртаметка 1944 елда ватаны Кырымнан cөрелгәндә 14 яшь була. Бер елдан ул тагын өч кардәше белән ятим кала. Тугыз бала анасы Алимә апа гаиләсе белән менә инде 46 ел Херсон өлкәсендә Яңа Алексеевка авылында яши. Биредә ул ирен һәм ике баласын җирләгән. Алимә апа әле дә Кырымга кайту хыялы белән яши.

Бу җирләр кырымтатарларның тарихи җирләре санала. Тарихи исеме Енидже-Еничи булган Гениче Сәхиб Гәрәй ханы әмере белән 1540-45 елларда кала дәрәҗәсенә үстерелгән, анда Дженишке ныгытмасы салынган. 1640 елда Мөхәммәд Гәрәй IV калага кергәндә Кара-Капу (Кара капка) исемле таможня-тикшерү ноктасы куйдырткан. Анда торган сакчылар каланы казаклар һәм далада йөрүче башка сугышчылардан саклап торган. Русиянең ул җирләрне яулап алуына кадәр анда славяннар яшәмәгән. Шәһәрдә дүрт мәчет һәм зур зират булган. Совет чорында зират юк ителеп аның урынына торак йортлар салынган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG