Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сәлкешләр" Биләргә III халыкара форумга җыела


Былтыр "Сәләт"тә биш мең кеше катнашты
Былтыр "Сәләт"тә биш мең кеше катнашты

Яшьләрнең 15-20 июльдә узачак III халыкара белем бирү "Сәләт" форумының быелгы үзенчәлекләре оешманың 20 еллыгы белән бәйле. Йөзләгән чатырда яшәячәк меңләгән кеше өчен төрле програмнар каралган.

Сишәмбе көнне Татарстанның Алексеевски районы Биләр җирлегендә яшьләрнең III халыкара белем бирү "Сәләт" форумы узачак. Ул 20 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Икенче ел рәттән әлеге чара чатырлы лагерьда үтә һәм "Сәләт" матбугат үзәге хәбәр итүенчә, барлыгы 5000 кешене җыячак.

Быелгы чараның үзенчәлекләре "Сәләт" оешмасының 20 еллыгын билгеләү белән бәйле. Програмда татар теле лабораториясе, белем алу, интеллектуаль уеннар, спорт ярышлары һәм мәдәни бәйгеләрне бергә кушкан зур чара булачак.

"Уңыш тарихы" проекты кысаларында танылган фән, мәдәният, спорт, җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар, интеллектуаль-спорт марафоны, "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уены магистры Максим Поташев катнашындагы уен чемпионаты, 20 еллыкка багышланган иҗади концерт, Арбузов музеена һәм тарихи археологик музейга экскурсияләр каралган.

"Сәлкешләр" чатырларда яшәячәк
"Сәлкешләр" чатырларда яшәячәк

Шул уңайдан "Җисем" кинофестивале кысаларында катнашучылар җиде көн дәвамында автор фильмнары төшерәчәк. Шулай ук, форумда БМО халыкара яшьләр сессиясе узачак һәм анда дөньяның 30 иленнән йөздән артык кеше катнашачак. Алар "Меңъеллык максат"ны тормышка ашыру мәсьәләләрен тикшерәчәк.

Форумда "Халыклар дуслыгы" исеме астындагы махсус арт-объект та тәкъдим ителәчәк.

Гомумән форум белем алу, аралашу мәйданы булачак. Чарада 12дән 17 яшькә кадәр олимпиадаларда, иҗат бәйгеләрендә һәм спорт ярышларында җиңүчеләр, шулай ук республика һәм бөтенрусия балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары лидерлары катнашачак.

Татарстаннан тыш, "Сәләт" форумында Идел буе бүлгесе, Кырым, Петербур һәм Мәскәү шәһәрләре кунаклары да булачак. Алардан тыш Австралия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Чехия һәм башка илләрдән татар яшьләре килүе көтелә.

Форумга Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та киләчәк. Аның ярдәме белән 2012 елда бу чара халыкара белем бирү форумы статусына ия булды.

"Сәләт" форумында төрле чаралар каралган
"Сәләт" форумында төрле чаралар каралган

Былтыр президентка "Сәләт" үсешенең биш еллык програмы тәкъдим ителгән иде. Аның нигезендә, сәләтле балалар өчен "Сәләт" мәктәпләрен Прага һәм Дубайда да булдыру каралды һәм быел инде сәлкешләр Прага мәктәбендә белем дә арттырды.

Узган елны Азатлыкка "Сәләт" проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов киләчәктә форумның форматы үзгәрәчәк дип ышандырган иде.

"Ул Селигер форматында үсәчәк. Яшьләр бирегә үзләренең төрле әзер проектларын алып килеп, үстереп, биредә аларны яклаячаклар", диде ул.

Күптән түгел Башкортстанда да беренче тапкыр "Сәләт" аланы үтте.

XS
SM
MD
LG