Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 17:00

Мәскәүнең Арбат-Покровская метро юлында поездның өч вагоны юлдан төшү сәбәпле булган казада кимендә 12 кеше һәлак булды, 160лап кеше яраланды. Һәлакәт урынына Русия гадәттән тыш хәлләр министры Владимир Пучков килде. 118 кеше хастаханәләргә салынган, аларның яртысының хәле авыр, дип хәбәр ителә.

Каза "Җиңү паркы" белән "Славян бульвары" тукталышлары арасында булган. Коткаручылар яраланган юлчыларны җир астыннан чыгарды. Мәскәү прокуратурасы каза сәбәпләрен тикшерә башлады.

Шулай ук һәлакәт урынына килгән Мәскәү шәһәр башлыгы Сергей Собянин һәлак булганнарның гаиләләренә берәр миллион сум түләнәчәк, дип белдерде.

Мәскәү гадәттән тыш идарә вәкиле Виктор Бирюков, поезда басым кисәк төшеп китеп ялгыш сигнализация кабынган, поезд кисәк туктап юлдан төшкән, дип белдерде. Бу фаразны Русия тикшерү комитеты рәисе Владимир Маркин да раслады. Транспорт иминлеге бозылуы мәсьәләсендә җинаять эше ачылды.

XS
SM
MD
LG