Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым поездын беренче тапкыр паромга төяп караячаклар


Русия транспорт министрлыгы 1 августта "Мәскәү-Акмәчет" поездын беренче тапкыр Керич (Керчь) бугазы аша паромга төяп үткәрүне сынап карарга кушты. Бу хакта Кырымның "транспорт министры" Юрий Шевченко "Министрлар шурасы" киңәшмәсендә белдерде, дип хәбәр итә Qirim.Aqiqat сәхифәсе.

"Бу юлда бары тик безнең Кырым кешеләре эшләячәк, Кырым поездлары йөрәячәк. Мәсьәлә хәл ителгән", диде "министр".

Ул арада Керич бугазы ярларында бер тәүлек эчендә ике меңнән артык машина җыелган. Ике арада алты паром йөри, аларның дүртесе көне-төне туктамый эшли. Көн саен Кырымга 30лап хәрби машина да китә, дип хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG