Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:19

Карасубазарда су үткәргечләрне Башкортстан алыштыра


Русия Кырымны аннексияләгәч, Мәскәү Русия төбәкләренә Кырым районнарында шефлык итүне йөкләде. Карасубазар (Белогорски) районы өчен җаваплы итеп билгеләнгән Башкортстан биредә су торбаларын алыштыра.

Башкортстан Карасубазарга 180 миллион сумлык ярдәм күрсәтергә жыена. Хәзер Карасубазар шәһәренең искергән төп су үткәргечләрен алыштыру эшләре башланды. Аларны Башкортстанның Дәүләкән районыннан ООО "ОНИКС" алып бара, торбаларны Татарстанның "Техстрой" ширкәтеннән алабыз, диде эшче Илдус Хәйруллин.

Барлыгы 3700 чакрым су үткәргеч алыштырылачак. Техника Кырымда арендага алынган, Башкортстаннан килгән унлап эшче кечкенә вагонда яши. Алар Карасубазарда яшәүче татарлар белән аралашуын сөйләде.

"Без үзебезнең техниканы китерергә уйлаган идек , ләкин Краснодар өлкәсе Темрюк-Керчь (Керич) паромында чиратлар бик зур, бер атна торырга кирәк булачак кебек, шуңа күрә монда арендага алдык", дип сөйләде эшчеләр.

Башкортстанның Карасубазар коммункомбинатына ниндидер техниканы бүләк иткәне дә мәгълүм.

Карасубазар мәктәпләренең һәм район хастахәнәсенең түбәләрен, мәктәпләрнең тәрәзәләрен пластик тәрәзәләргә алыштыруны сентябрьгә кадәр бетерергә планлаштыралар.

Карасубазар районы Баксан (Зеленогорск) авылына Башкортстаннан биш бия җибәрелгән, кырымтатарларга Башкортстандагы кебек кымыз ясарга өйрәтәләр. Башкортстаннан килгән комбайнерлар хәтта уңышны җыярга булышкан. Башкортстан районга тагын 15 комбайн бирәчәк.

Ә менә балалар интернатына бирелгән урын-җирнең кая киткәнен, район хастәханәсенә дигән азык-төлек, даруларның жирле базарларда, аптекларда сатылганын хәзер тиешле органнар тикшерә башлады. Шуңа күрә булса кирәк, Башкортстан акчаларны җирле оешмаларга күчерми, үзе тота, эшчеләрне дә Башкортстаннан юлларга тырыша.

Белешмә

Карасубазар районында 64 мең, үзендә 18 мең кеше яши, аларның 33 проценты кырымтатарлар. Халыкның төп кереме авыл хуҗалыгыннан.

Карасубазарның хәзерге исеме Белогорск 1944 елда кырымтатарларны сөргенгә җибәргәннән соң бирелә һәм бу көнгә кадәр XIII гасырдан бирле торган шәһәрнең тарихи исеме кире кайтарылмый. Районда бер кешенең уртача эш хакы 6 400 сум.

Район Кырымның табигый газ тәэминаты, тимер юл, элеваторы булмаган бердәнбер районы.

Карасубазар Акмәчет-Кефе (Феодосия) юлында урнашкан. Кара диңгездән 70 чакрымда. Кеше саны белән Башкортстанның Сибай шәһәренә тиң.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG