Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:49

Башкортстанның "Кандра-Сәләт" аланында үзләрен күрсәткән 31 иң сәләтле бала Биләрдә узучы III халыкара белем бирү "Сәләт" форумында катнаша.

Яшьләрнең Биләрдә узучы III халыкара белем бирү "Сәләт" форумында катнашу өчен бер төркем балалар Башкорстаннан Татарстанга китте.

Башкортстаннан Биләргә 31 бала китте. Алар барысы да "Кандра-Сәләт" аланында ял итүчеләр. Элегрәк хәбәр итүебезчә, агымдагы елда Башкортстанның иң зур күлләренең берсе булган Кандра буенда республика тарихында беренче тапкыр татар балаларының "Сәләт" аланы эшләде. Ул 20-28нче июньдә узды. Анда республикада яшәүче сәләтле татар балалары катнашты.

Башкортстанның "Сәләт" аланын "Рамазан”" төрки мәдәни-агарту үзәге оештырды. Оешма рәисе Марат Шәрипов сүзләренчә, алар Татарстанның "Сәләт" вәкилләре белән кулга-кул тотынып эшләгәннәр. Аланның мөдире вазифасын Казаннан килгән Регина Нуруллина башкарган. Ул үзе белән тагын ике әйдәман кызны алып килгән. Башкортстан ягыннан аларга тагын дүрт әйдәман ярдәм иткән. Биләрдә дә алар Регина Нуруллина җитәкчелегендә булачак. Башкортстаннан исә ярдәмгә "Кандра-Сәләт" аланында эшләгән тагы ике кыз киткән.

Башкортстаннан Биләргә "Кандра-Сәләт" аланында үзләрен күрсәткән 31 иң-иң сәләтле бала китте. Башкортстан "сәлкеш"ләреннән алынган хәбәрләргә караганда, алар 14 июльдә үк барып җитеп кичен чараларга әзерлек эшләренә керешкән. Вакыт бик тыгыз, чаралар күп булуын хәбәр иттеләр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG