Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 15:01

Луиза Батыр-Болгари: Гонорар өчен генә көрәшмим, сәнгатебезне коткарасым килә


Луиза Батыр-Болгари

Луиза Батыр-Болгари

Татарстан югары мәхкәмәсендә "Әкият" театрыннан гонорар таләп итүче күренекле композитор милли сәнгатьне коткару өчен бу юлга барганлыгын белдерә.

Күренекле композитор, 600ләп җыр, 25 спектакльгә көй иҗат иткән Луиза Батыр-Болгари соңгы өч елда "Әкият" курчак театрында уйналган спектакльләрдә яңгыраган фонограммалары өчен 2 миллион 190 мең сум акча таләп итә. Татарстан югары мәхкәмәсендә чираттагы утырыш 21 июльдә булырга тиеш.

Композитор Азатлык сорауларына җавап биреп, гонорар өчен генә көрәшмәвен, ә милли профессиональ сәнгатьне коткарасы килүен әйтте. Аның фикеренчә, министрлыкта татар сәнгатенә битарафлар утыра, иҗат әһелләренә гонорар түләмәү, аларны белмәү һәм санламау милли сәнгатькә мөнәсәбәтне күрсәтеп тора.

– Татарстанда авторлык хокуклары күптән инде тулысынча бозыла. Алар юк һәм беркем дә аларны сакламый. Безгә иҗатчы коллар кебек карыйлар.

Хәзер бөтен нәрсә дә шәхси кулларда, һәм шуңа күрә Татарстанның мәдәният министрлыгы сәнгать белән шөгыльләнми, ә чаралар гына үткәреп ята. Министрлык тулысынча дип әйтерлек концерт куя торган оешмага әверелде. Төрле илләргә барып декадалар, сабантуйлар үткәрү турында гына уйлап яталар. Милли профессиональ сәнгатьне үстерү турында башларына да кертеп карамыйлар.

Министрлыкка килгән яңа түрәләрнең бөтенесе диярлек сәнгатьтән бик ерак. Министр – журналист, аның беренче урынбасары – финансчы. Алар спектакльләргә, премьераларга йөрмиләр. Мин беренче тапкыр беренче урынбасар Ирада Әюпова янына баргач, ул кыскача үзем турында мәгълүмат язып алып килергә кушты. Янәсе, кем мин? Мин нәрсәләр иҗат иткәнмен?

"Әкият" мин җиңсәм, башка иҗатчылар да шикаять итәр дип курка

Шундый кешеләр түрәлеккә килгәнгә, безгә хәзер эшләү бик авыр. Алар безнең күпме хезмәт куйганны аңламый. Без хәзер җыештыручыдан да кимрәк акча алабыз. Иҗатыбыз өчен бер елга өч мең доллар түләсәләр ярый әле, кимрәк тә була.

Халык үз иткән җыр сәнгате хәзер үзешчәннәр һәм шулай ук шәхси кулларда. Беләсез, мәгълумат чаралары аша пропаганда бара. Безнең халык җырлар, җыр сәнгате ярдәме белән генә исән калган. Хәзер эфирда яңгыраган әйберләр халык рухын юк итә, чөнки бик примитив җырлар тапшырыла. Бу хәл милли тамырларыбыздан аера. Мин берничә тапкыр министрлыкка мөрәҗәгать итеп карадым, әмма алар бу проблемны ишетергә дә теләми.

Инде театр өчен язган музыкага килсәк, безгә тиеннәр түләнә. Министрлык безгә драматургка түләгән кебек, кулъязма өчен генә түли. Кулъязма кәгазь генә бит ул. Көйне яздыру бик катлаулы һәм күп вакыт сорый торган нәрсә. Бу фонограммалар өчен безгә театр да, министрлык та түләми.

Бу хакта мин берүзем әлегә күтәрелеп чыктым. Ә театр ("Әкият"), әгәр мәхкәмәдә җиңсәм, башка композиторлар да, шулай ук, шикаять итәр дип курка. Хәзер театр мәхкәмәгә ялган документлар китерә. Көйнең фонограммасын мин язмаган, бөтенләй мин белмәгән кешеләр язган дип белдерәләр. Театрда 13 спектакльгә дә фонограммаларны мин язганны һәркем белә. Алар баш режиссер катнашы белән язылды. Ә директор баш режиссерны мәхкәмәгә җибәрми.

Театр мөдире хәзер барсына да үзе хуҗа. Анда эшләүчеләр, урыннарын югалтырбыз дип, дер калтырап тора һәм теләсә нинди кәгазьне имзаларга мөмкиннәр. Мәхкәмәгә театр яллаган кеше йөри. Ул фонограммаларны мин язмаган дигән документлар алып килгән. Хәзер мәхкәмәнең башын бөтенләй бутарга телиләр.

Беләсез, бездә мәхкәмәләр гади кеше файдасына түгел. Казандагы район мәхкәмәсендә минем шикаятьне җентекләп караудан баш тарттылар. Минем бит бөтен язмалар компьютерда бар, мин аларга комьютерның хәтер дискын да алып килдем. Хөкемдар күзен театр җитәкчесе ягыннан алмады.

Директорның элемтәләре күп. Прокуратурада да, мәхкәмәләрдә дә – аңа бөтенесе таныш, чөнки бөтенесе үзләренең оныкларын театрга алып килә. Хәзер, беләсезме, нәрсә бара? Канунилыкны саклау-сакламау өчен көрәш бара. Татарстанда бу гадәти система – кануннар эшләми.

– Сүзләрегездән гонорар өчен генә түгел, ә профессиональ татар сәнгатен яклау өчен көрәшкә баскан кебек килеп чыга. Бу чыннан да шулаймы?

– Әлбәттә! Әмма акча мәсьәләсе дә бөтенләй юк түгел. Чөнки мин тәҗрибәле композитор, 25 спектакльгә көйләр яздым, шуның эченнән 13е балалар театрына. Миңа гонорарларны түләмиләр, ә мин аларны һәрвакытта даулап алырга тырышам. Спектакль куелган саен унлап гариза язам мин. Шуннан соң гына министрлык безнең хезмәткә түләү мәсьәләсен карарга мөмкин. Гадәттә тиеннәр түләнә.

Хәзер сәнгатьтә профессинональләр калмады дип әйтергә була

Мин бүген бу мәсьәләне күтәрәм, чөнки миннән соң профессионаллар килерме дигән сорау борчый. Хәзер профессионаллар калмады дип әйтергә була. Иң аянычы – бездә хәзер белгечләр калмый. Минем улым үзебездә эшләргә теләми. Ул чит ил проектлары өчен көйләр яза. Ул минем белән нинди хәлләр булганны күреп тора һәм шуңа күрә моннан китәм дип әйтә. Татарстанда хәзер наданлык һәм канунсызлык хөкем сөрә.

– Театр менә бу, йә теге спектакльгә көй языгыз әле дип үзе мөрәҗәгать итә идеме, әллә үзегез теләк белдереп чыга идегезме?

– Театр миннән үтенә. Миңа директор да, баш режиссер да мөрәҗәгать итә. Без баш режиссер белән бик озак эшлибез. Аннан соң гаҗәпләнерлек әйберләр килеп чыга. Берәү көй язарга куша, ә икенче юридик зат (министрлык) гонорар өчен түләү карары чыгара.

Министрлыкта экспертлар шурасында утыручылар да, министрлык вәкилләре дә элеккеге кебек хәзер балалар спектакльләренә, премьераларга йөрми. Бу шурада бер бәлешне бөтен кешегә бүләләр. Нәтиҗәдә, минем театр өчен язылган музыканы бер тапкыр да ишетмәгән кешеләр көйләремә иң түбән бәя куя. Безгә хәтта иң түбән ставканы да түләмиләр, министрлык раслаган ставкалар белән чагыштырганда ун тапкыр кимрәк акча бирелә.

Элекке елларда гонорарларны 28, 35 һәм кайвакыт 50 меңгә кадәр ала идек. Ә министрлык раслаган ставкалар 240-300 мең сум. Безгә андый акчаларны беркем дә, беркайчан да түләмәде. Безнең эшебез тиешенчә бәяләнми.

– Сезнең эш урыныгыз бармы?

– Юк. Мин 1990 еллар башыннан бирле иҗатчы, мин беркайда да эшләмим. Иҗат – минем төп эшем. Мин көйләр язам, аларны яздырам һәм дисклар чыгарам.

Дәүләт оешмасы булган театр канун боза

2002 елдан бирле мин дисклар чыгарам, чөнки радио хәзер профессиональ җырларны тапшырмый дип әйтергә була. Алар хәзер үзешчән җырларны акчага гына ишеттерә. Халык минем балалар өчен язган, элекке һәм яңа җырларымны ишетсен өчен мин дискларымны чыгарырга мәҗбүр булдым. Мин моны канун бозмыйча эшлим: башкаручыларга түлим, лицензияле килешүем бар.

Ә дәүләт оешмасы булган театр канун боза. Элек театрның акчасы җитенкерәми иде. Ул вакытта мин бернинди ризасызлык та белдермәдем. Әмма вакытлар үзгәрә. Театрга хәзер Европадагы иң яхшы биналарның берсен салып бирделәр. Аның "Сбербанк", ЮХИДИ кебек бай химаячеләре бар. Хәзер алар 300 сумлык, бик кыйммәт билетлар сата. Театр айга 26 миллион тулаем табыш ала. Хәзер театрның лицензияле килешү төзеп, авторларга элек бушка ясаган фонограммалары өчен түләргә мөмкинлеге бар.

– Театр министрлыкның гонорар шурасыннан башка гына иҗатыгыз өчен түли аламы?

– Әлбәттә. Башка театрлар, мисал өчен, Камал театры фонограммалар өчен дә үзе аерым түли. Аннан кала авторга да түли. Хәзер курчак театрының да мондый мөмкинлеге бар. Ә алар һаман да искечә, акча түләмичә генә эшләргә тели. Хәзер бит ил дә, кануннар да башка, ә театр моны аңларга теләми.

Минем спектакльләр белән гастрольләргә чыгарга бик яраталар, минем әсәрләрне фестивальләрдә дә күрсәтәләр. Чит илләрдә куйган спектакльләре өчен миңа акча түләгәннәре юк, мине фестивальләргә чакырмыйлар. Мөдирләр 25 ел эчендә бер генә тапкыр булса да минем спектаклем белән гастрольгә, йә булмаса фестивальгә чакыра ала иде. Алар үзләренә якын кешеләрне, баш хисапчыны һәм башкаларны гына алып баралар. Иҗатчыга бездә менә шундый мөнәсәбәт.

– Сез мәхкәмә аша 2 миллион 190 мең сум алырга телисез. Бу каян килеп чыккан сан?

– Мин юристларга мөрәҗәгать иттем. Һәр язманы канун бозып кулланган өчен 10 меңнән алып биш миллионга кадәр штраф түләнергә тиеш дип язылган. Без иң түбән штрафны алдык. Соңгы өч ел эчендә театрда 219 тапкыр әсәрем уйналган. Шушы вакыт эчендә уйналган башка театрлардагы спектакльләрне кертмәдем әле мин. Мин бер өлешен генә шикаять иттем.

Мин министрга алдан хат язган идем. Ул бу хәлдән үзара аңлашу килешүе төзеп (мировое соглашение) чыгарга тәкъдим итте. Без шуннан соң бәяне төшердек, әмма театр мөдире миңа түләүдән баш тарта. Аның алай үҗәтләнүе хәлне катлауландыра гына. Мин бөтен әсәрләремне куймасыннар дип тыя да алам.

– Мәхкәмә карарын сезнең файдага чыгармаса?

– Монда борчылырга кирәкми. Мәскәүдә безнең бу мәсьәләгә башкача караячаклар. Татарстанда бөтенләй дә кануннар эшләми. Мин моны өздереп әйтә алам, чөнки беренче мәртәбә генә мондый хәлгә юлыгуым түгел. Әгәр мәхкәмә театрны якласа, мин Мәскәүгә җитәчәкмен. Анда авторлык хокукларына бөтенләй башкача карыйлар. Мин ахырга кадәр барачакмын. Дөреслекне бер мәртәбә ачып күрсәтергә кирәк. Аннары авторлар белән хисаплаша башларлар.

Әнә түрәләр һәм канун бозучылар музыка язсын

Әле театр гына түгел, миңа түләмәгән оешмалар да бар. Мин аларны да болай гына калдырмыйм. Минем алда әле мәхкәмәләр тора. Әгәр Татарстан президенты бу проблемнарны хәл итүдә булышса, мин беркая да барып йөрмәс идем. Проблемнар хәл ителми икән, мин сәнгатьтән китәчәкмен дип игълан итәчәкмен һәм Татарстанда бөтен әсәрләремне дә куйдырмаячакмын. Бу – Татарстандагы канунсызлыкка минем протестым. Әнә түрәләр һәм канун бозучылар музыка язсын. Без аларга хәзер коллар һәм минем кол буласым килми.

– Күңелдә туа торган моң барыбер ташып чыга бит. Татар көйләрен дә язудан туктарсызмы?

– Мин үзем өчен язам. Беләсезме, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе минем 1980нче еллардагы бөтен фонд язмаларымны юкка чыгарган. Бу – аерым мәсьәлә. Бу – дәүләткә каршы җинаять булып тора. Мин кайчан да булса бездә дә кануннар эшли башлар дип бу проблемны күтәрдем. Бездә профессиональ музыканы аңласыннар һәм сәнгатьне күтәрсеннәр дип тырышам.

Министрлык минем 50, 55, 60 яшьлегемне дә үткәрмәде. Узган ел миңа 60 яшь тулды. Министрлыкның минем иҗат концертымны үткәрергә акчасы табылмады. Ике ел элек мин министрның беренче урынбасары Әюповага мөрәҗәгать иттем, миңа да грант бүлергә ярдәм сорадым. Яңа башкаручылар, яңа җырлар белән иҗат кичәсе үткәрергә теләдем. Ул миңа Петербур урамына барырга кушты, әнә анда грантлар бирәләр, дип әйтте. Петербур урамында шәхси эшмәкәрләрнең департаменты урнашкан, анда гына бизнес проектларга теләктәшлек күрсәтәләр, диде. Әсәрләрем җыентыгына да безнең министрлык акча таба алмады.

– Барыбер, хәзер дә кулыгызда каләм һәм алдыгызда фортепианодыр бәлки, татар көйләрен үзегез өчен генә булса да язасызмы соң?

– Үзем өчен язам. Әмма соңгы вакытта язылмый. Бу мәхкәмәләр бетми торып, аз гына булса да теләктәшлек тоймый торып, яза алмам дип уйлыйм. Үзенең милли шәхесләрен исән вакытта изеп тору, күрәсең, безнең халыкның канында ул.

Бу минем җанымның ташып чыгуы. Мин сәнгатьне түрәләрдән коткарыгыз дип кычкырам, алар милли сәнгатьне юк итүчеләр.

Тукай 27 яшендә үлде. Күпме байлар булса да, сәламәтлеген саклый алмадылар. Фәрит Ярулинны фронтка озаттылар. Салих Сәйдәшев 53 яшендә үлде, вафатына кадәр биш ел эшсез йөрде, идән асларында кунды. Сара апа Садыйкованы алыйк. Аннан соң Рөстәм Яхинны күрсәгез иде. Ул гомеренең соңгы елларында калтыранган куллары, калтыранган тавышы белән йөрде. Хәзер минем өстән шундый мыскыл итүне сизәм. Үз иҗатчыларын шулай юк иткәнгә, халкыбызның киләчәген дә күрмим.

****

Азатлык Луиза Батыр-Болгари белән булган әңгәмәне Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллинга да җибәрде. Композитор белдерүләренә карата министрлыкның фикерләрен көтәбез. Җавап булгач та, Азатлык сәхифәсенә куярбыз.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG