Accessibility links

Кайнар хәбәр

Брюссельдә Русиягә яңа чикләүләр игълан ителергә мөмкин


Европа Берлеге илләре лидерлары бүген Русиягә һәм Украинаның көнчыгышында сепаратчыл эшчәнлек алып баручыларга яңа чикләүләр игълан итәргә мөмкин. Беренче чиратта йөрүләрен туктату, банк хисапларын туңдыру турында сүз бара. Европа Берлегеннән дипломатик чыганаклар башка чикләүләр дә булырга мөмкин икәнен әйтә, әмма тәгаенләми.

Көнбатыш мәгълүмат агентлыклары чикләүләр ул кадәр үк каты булмаячак һәм Русия икътисадына көчле йогынты ясамаячак дип белдерә. АКШ һәм Европа Берлегендәге берничә ил, шул исәптән Польша һәм Балтыйк буе илләре, каты чикләүләр кертергә кирәк дип белдерә.

XS
SM
MD
LG