Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымны аннексияләүдән соң думада Русия әләмен үзгәртергә тәкъдим итәләр


ЛДПРның югары шурасы әгъзасы, Русия Дәүләт думасы депутаты Михаил Дегтярев "Русия әләме турында" канунга үзгәреш әзерләде. Ул шушы канун өлгесен Русия Кырымны яулап алганнан соң әзерли башлавын әйтә.

Бу хакта "Известия" газеты хәбәр итә. Хәзерге Русия әләмендәге ак-зәңгәр-кызыл төсләр урнына империя чорындагы кара-сары-ак төсле әләм тәкъдим итә әлеге депутат.

XS
SM
MD
LG