Accessibility links

Мәскәүдә оппозицион сәясәтче Новодворскаяны соңгы юлга озаттылар


Валерия Новодворская
Валерия Новодворская

Мәскәүдә узган шимбә кичендә вафат булган күренекле оппозицион сәясәтче Валерия Новодворскаяны соңгы юлга озаттылар. Новодворская Донской зиратында җирләнә.

Журналист, хокук яклаучы Валерия Новодворская 64 яшендә Мәскәүдә вафат булды. Украина президенты Петр Порошенко, Русия президенты Владимир Путин, дәүләт эшлеклеләре һәм хокук яклаучылар мәрхүмнең туганнарының кайгысын уртаклашты.

Новотворская яшь вакытыннан ук советлар хакимиятенә каршы булды, Советлар Берлеге таркалуны хуплады. 2010 елның мартында Русия оппозициясенең "Путин китәргә тиеш" дигән белдерүен имзалады. Новодворская "Минем Карфагеным җимерелергә тиеш", "Славянка белән хушлашу", "Шагыйрьләр һәм паташалар" һәм башка китаплар авторы да.

XS
SM
MD
LG