Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:57

Август башында узачак VI Бөтендөнья татар яшьләре форумын оештыручылар аны милли проектлар мәктәбе рәвешендә үткәрергә җыена. Яшьләр үз проектларын тәкъдим итәчәк.

Соңгы елларда яшьләр арасында "Мин татарча сөйләшәм", Татар-дозор, Чәк-чәк бәйрәмнәре, татар кино атналыклары, Печән базары, ифтарлар һәм Корбан ашлары кебек чаралар киң таралды. Пәрәмәч бәйрәмнәре Америка һәм Финляндиядә узып тора. Боларның барысын татар яшьләре уйлап чыгарып тормышка ашыра.

Шушыны күз алдында тотып, VI Бөтендөнья татар яшьләре форумын оештыручылар алдагы форумны проектлар мәктәбе рәвешендә үткәрмәкче булдылар. Иң беренче чиратта быелгы секцияләр барышында күренекле шәхесләр түгел, ә яшьләр үзләре чыгыш ясаячак. Алар үз тәҗрибәләре һәм фикерләре белән уртаклашачак. Ә икенче чиратта форумга килгән һәрбер делегат берәр яңа проект уйлап чыгарып тәкъдим итәргә тиеш иде. Бу оештыручыларның төп тәләбе булды.

Тәбриз Яруллин

Тәбриз Яруллин

"Быелгы Форумның үзенчәлеге булып аның проектлы өлеше тора. Без аны анкеталар таратканда да соңгы пункт итеп "Яңа татар проекты-2015" һәм секцияләрнең яңа форматы буларак "проектлар мәктәбе" дип тә керттек. Форумнар уздыру тәҗрибәсе шуны күрсәтә – гадәттә секцияләр резолюция кабул итүдән ерак китми һәм күп кенә тәкъдимнәр кәгазьдә генә кала. Яшьләргә конкрет технология күрсәтергә кирәк дип саныйбыз, Төмән уңышлы оештырганны Ижау да булдырсын яисә шушы мәктәптә яңа проектлар тусын иде. Яшьләр 30 илдән килеп тә берни өйрәнми китәләр икән, форумның да бер рәсми очрашу гына булып калуы мөмкин," дип сөйләде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбриз Яруллин.

Тәкъдим ителгән проектларның күпчелеге балалар тәрбияләүгә юнәлтелгән. Шулай үк милли киемнәр һәм татар ашларына, милли туризм, инернет технологияләр һәм фото белән бәйле проектларга зур игътибар бирелгән. Татар авылларын саклауга карата берничә тәкъдим яңгырады. Кемдер яңа проект уйлап чыгарган булса, икенчеләре үзләрендә инде тормышка ашкан уңышлы поектларын тәкъдим итте.

Мәсәлән, киләсе проект Мәскәүдә инде уңышлы гына алып барыла, яшьләр аны бөтен дөньяга таратырга тәкъдим итә. Проект "Атаклы, күренекле кешеләрнең татар яшьләре белән очрашулары" дип атала. Хәзерге көнгә Мәскәүдә шундый өч очрашу булды. "Бу очрашуларның һәр айда үтүе һәм һәр регионда тормышка ашуы безнең максатыбыз булып тора", ди яшьләр. Бу проектлар студентларга күренекле шәхеснең уңышка ничек килүләре, чынга ашырылу тарихы турында белергә ярдәм итәчәк, һәм бу белемнәрне тормышта дөрес кулланып, студентлар үз тормыш юлларын ничек дәвам итәргә кирәген күрәчәк.

Резеда Мостафина

Резеда Мостафина

Шулай үк Мәскәүдә тагын бер поект уңышлы гына алып барыла. Безгә аны Резеда Мостафина тәкъдим итә: 2015 ел Русиядә әдәбият елы дип игълан ителде. "Бердәмлек" яшьләр клубының халкыбыз әдәбияты классикларына багышланган әдәби кичәләр проекты эшләп килә. Проект хәзер "Яңарыш" ("Ренессанс") исемен йөртә. Проектның максаты – татар язучы-шагыйрьләрнең барыбызга да таныш булган әсәрләренә яңача яңгыраш бирү, ана телен белмәгән яшьтәш-милләттәшләргә аңлату, кызыксыну уяту.

2014 елның апрель аеннан башлап ике тапкыр уздырылган чара күрсәткәнчә, татарча сөйли белмәгән яшьләр, кичәләрдәге музыкаль бизәлешне, интеллигенция вәкилләренең шәрехнамәләрен ишетеп, декорацияләрне күреп, үзләре үк бер прозаик йә шагыйрьне сайлап алып, аның турында сөйләргә теләк белдерәләр, програмны әзерләүдә активлык күрсәтәләр. Гаяз Исхакый, Дәрдмәнд, Галимҗан Ибраһимов, Хәсән Туфан иҗатына, татар мәгърифәтчелегенә игътибар артуы сизелә, шул сәбәпле кичәләр саны артыр дип көтелә.

Проект татар милләтеннән булмаган интеллегенция вәкилләрен дә битараф калдырмый – проект оештыручыларын Мәскәү китапханәләренә чакыралар; татар мәдәниятен, әдәбиятын өйрәнүче Мәскәү югары уку йортларында укучы чит ил студентлары әдәби кичәләргә кунакка килә, програм материалларын курс эшләре, диссертация, диплом язуда куллана. Шулай ук бу проектның тагын бер максаты – иҗат итүче яшьләргә үз аудиториясен табарга булышу. Әдәби кичә барышында катнашучылар үз әсәрләрен укып китә, алар турында фикерләр ишетә ала.

"Хəзерге заман кешелəре өчен "белем чишмəсе" – интернет челтəре. Кемдер анда нинди дə булса мəгълүмəт артыннан чума, кемдер музыка тыңлый, кино карый, социаль челтəрлəрдə "утыра" həм башка. Татар əсəрлəрен популярлаштыру өчен, мин мондый проект тəкъдим итəр идем – татар аудиоəсəрлəре тупланган сайт. Һəрбер шагыйрь яки язучының кыскача булса да биографиясен дә язып теркəргə була. Монсы инде татар əдиплəренең иҗады həм тормыш узенчəлеклəрен тыңлаучылырга җиткерергə ярдəм итəр иде. Бу сайтта балалар өчен аерым төркем өстəргə дə була. Анда татар əкиятлəрен, балалар өчен шигырьлəрне аудиолаштырып теркəргə мөмкин”, дип тәкъдим итә Гөлшат Хөрмәтова Башкортстаннан.

Балаларны милли рухта тәрбияләү өчен Чиләбедән Гөлүсә Бәдретдинова да берничә проект тәкъдим итә. Беренчесе – "Татар әниләре һәм нәниләре". "Бу проектта мин татар әниләрен социаль челтәрдә бер төркемгә җыерга тәкъдим итәм. Шушы төркемдә группада нәниләрне гореф-гадәтләр белән ничек тәрбияләү турында мәгьлүмәт тупланачак. Шулай ук татар-халык әкиятләре, табышмаклары, уеннары, мәкалләре, җырлары, бишек җырлары да булачак. Икенчесе – "Әкият киче". Татар-халык әкиятләренә нигезләнеп спектакль куябыз. Әти-әниләрне һәм аларның нәниләрен чакырып әкиятләрне күрсәтәбез. Бу спектакльләр шулай ук туган телгә өйрәтәчәк. Өченчесе – "Китап кичләре". Бу кичләрне мин яшьләр белән үткәрергә тәкъдим итәм. Бергә танылган татар шагыйренең әдәби әсәрен сайлап алырга да һәм бергәләшеп укырга, ә инде аңламаган сүзләрне урында ук тәрҗемә итәргә, әсәр турында фикерләр белән дә уртаклашырга мөмкин".

Динә Гәрәева

Динә Гәрәева

Тагын бер проект – "Татар диктанты". Русия күләмендә инде икенче ел рәттән "Тотальный диктант" чарасы гөрләп уза. Шушы проектны татарларга да яраклаштырып, "Татар диктантын" оештырырга тәкъдим ителде. Төп максат – татар телен саклау, татар телендә сөйләшүчеләр арасында белемне арттыру. Проект елга бер тапкыр үтә (татар халкы өчен истәлекле көндә, һәр елны аны төрле вакыйгага бәйләп булачак). Оештыру урыны – бөтен Русия буенча. Диктант тексты конкурс ярдәмендә яшь татар язучылары арасында сайланачак. Шулай итеп, без яшь талантларга үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирәбез, дип тәкъдим итә Новосибирскидан Динә Гәрәева.

"Татар телен өйрәнү өчен смартфоннарга, планшетларга куела торган әсбаплар эшләргә кирәк. Алар тавышлы булырга һәм күнегүләр кертеп эшләнергә мөмкин, телне күнектерү өчен төрле темаларга караган рәсемнәр белән булырга мөмкин. Мондый әсбаплар Европа телләре өчен эшләнгән инде: 50 languages, Fabulo, Nemo һәм башкалар. Балалар өчен телгә өйрәтүче мультфильмнар кирәк, телгә өйрәтүче програмнар кирәк", дип тәкъдим итә Комидан Илгиз Бикбаев.

Канададагы татар җәмгыяте көннән-көн арта, ди Торонтода яшәүче Амир Зиһаншин. Канада татарлары туган телен югалтмасын өчен скайп аша Татарстан татарлары белән бәйләнешкә кереп, телне өйрәнә ала. Җавап итеп Канададагы милләттәшләребез татарларны инглизчәгә өйрәтә алыр иде. Шул рәвешле балалар үзләренә дуслар да табар иде. ПэнПал програмына охшатып, татарчасын "Скайп-иптәш!" дип атап булыр иде.

Дания Бисерова

Дания Бисерова

"Яңа татар проекты – 2015" буларак Новосибирскидан Дания Бисерова Себер федераль бүлгесендәге 3-4 төбәктән татар балаларын җыйган тел лагерын күрә. "Туган тел лагере" темасы өр-яңа түгел, әлбәттә. Ләкин аның оештырылу урыны Рәсәйең Татарстаннан ерак булган төбәкләрен алса, бу - яңарыш булыр иде, дип саный ул. Ни өчен дигәндә, Татарстаннан читтә яшәгән милләттәшләребезнең балаларына камил рәвештә телне өйрәтергә мөмкинлеге бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Татар балалар бакчасы да, татар мәктәбе дә юк. Әти-әниләр белгән кадәр өйрәтергә тырышса да, баланың аралашу мохите башка булу сәбәпле, бу тырышлыклар да юкка чыга.

Литвадан Вәсилә Агапова Европадагы шундый татар яшьләре өчен лагерьны кыш көне Финляндиядә оештырырга тәкъдим итә. Финляндиядә яшәүче татарлар туган телләрен, мәдәниятләрен саклап кала алулары белән билгеле. Бу тәҗрибә Европаның башка илләрендәге татарлар өчен дә файдалы булыр иде, дип саный Вәсилә.

Милли туризм белән бәйле тәкъдимнәр дә күп яңгырады. Сембердән Илдар Усманов, мәсәлән, "Кырымтатарларда кунакта" дигән хәләл тур оештырырга тәкъдим итә. "Бүгенге көндә дин тотучы татарларга ял итәрлек урыннар әллә ни күп түгел. Аларның барысы да Төркиядә һәм Гарәп Әмирлекләрендә. Әммә тулысынча хәләл итеп ял итү иң кимендә 100 мең сумга төшә. Бу бик кыйммәт. Шуңа күрә, кырымтатарлар белән бергә "Кырымтатарлар эзләреннән" дигән хәләл тур оештырып булыр иде. Тур барышында кырымтатарлар белән, аларның мәдәниятләре, тарихлары белән танышып булыр иде. Икенче яктан, диңгез ярында мөселманнарга бөтен шартларны тудырып ял урыны оештырып булыр иде", ди ул.

Новосибирскидан Рузалина Мохетдинова чат татарларын саклап калу өчен үз җирлегендә "Йорт-Ора" милли мәдәни һәм тарихи музей комплексы" төзү турында хыяллана. Бу музей Себернең төп халкы булган чат татарларының тарихи-мәдәни мирасын торгызып кына калмыйча, Новосибирски өлкәсендә авыл туризмын җәелдерүгә дә хезмәт итәр иде.

Ләйсирә Гатауллина

Ләйсирә Гатауллина

Ләйсирә Гатауллина Ижаудан фотоаппарат тотып татар эзләреннән чыгын китәргә тәкъдим итә. Проект исеме – фотоконкурс "ТатFoto". Безнең заманда күпләр, бигрәк тә яшьләр, тирә-юньдә булган вакыйгаларны, хәлләрне фотога төшерергә һәм үзләре төшәргә яраталар. Фотоконкурс өч өлештән тора. Беренчесе – "Тарих эзләре буенча", икенчесе – "Мин яратам сине, Татарстан", өченчесе – "Фотоимпровизация". Иң мөһиме – фотографияләр татар халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен чагылдырырга тиеш.

Сөмбел Тәхәветдинова

Сөмбел Тәхәветдинова

Шулай үк Башкортстаннан Сөмбел Тәхәветдинова да үткәннәргә күз салырга тәкъдим итә. "Ата-бабаларыбыз аулак өйләрдә җыелышырга яраткан, анда төрле такмаклар җырлаганнар, уеннар уйнаганнар. Әлеге көнгәчә язылып алынмаган җырлар, такмаклар, уеннар бихисап. Мәсәлән, минем әбием һәрвакыт берәр сүзгә такмаклап куя торган иде, алар, әлбәттә, элекке вакыттан калган. Мин күбесен язып кала алдым. Димәк, һәрбер олы буын вәкиле үзе сөйләп бетергесез кыйммәт мәгълүмәтләр йөртә. Мин тәкъдим итәргә теләгән проект тарихны саклап калырга булышлык итәчәк. Татар проекты – "Үткәннәргә сәяхәт" дип атала. Төркем-төркем яшьләр төрле авылларга сәяхәт итеп, кешеләр белән аралашып, кирәкле мәгълүмәтләр тупларга тиеш булалар. Бу проект ярдәмендә җыелган мәгълүмәтләр тарихчыларга, композиторларга, һәркайсы кешеләргә файдалы булыр иде".

Татар милли киемнәренә кагылышлы тәкъдимнәр дә күп яңгырады. Татарстаннан Ләйсән Төхвәтуллина, мәсәлән, "Милли мода" исемле проект тәкъдим итә: "Татар милли күлмәкләре, костюмнары, белгәнебезчә, бик үзенчәлекле һәм матур. Әлбәттә, аларны бүгенге көндә элек ничек киелгән, шулай киеп йөрү килешеп бетмәс иде. Хәзерге заман киемнәренә яңа сулыш, аларга татар милли рухын өрү, һичшиксез, мондый карашларны тоярга ярдәм итәр. Шуңа өстәп, бу гамәл татар яшьләренең милли үзаңын ныгытыр һәм милләтебез белән горурланырга тагын бер этәргеч тә булыр иде. Моңа ирешүе дә бик җиңел: татар милли күлмәкләрендә булган бизәкләр, костюмның аерым өлешләре (комзол, калфак, читек, күлмәкләрнең бал итәкләре һ.б.) Европа стилендәге киемнәргә өстәмә булып киеп йөрелсә, кабатланмас бердәмлек хисе тудырыр иде. Әлбәттә, кул белән генә эшләгәндә бу бик тә күп хезмәт һәм тырышлык таләп итә. Һәм инде, моннан чыгып, андый киемнәрне бар кешенең дә кесәсе "тарта" алмаска мөмкин. Ә "Милли мода" һәркем дә җиңел сатып алырлык булырга тиеш. Шуңа да, тукыма ясаучы фабрикаларга милли бизәкләрне төшереп чыгару эшен башкарырга заказ бирергә кирәк булачак, ә читекләргә килгәндә, аларны чын күннән ясау зарур түгел. Сатып алуны җиңеләйтү мәсьәләсенең тагын бер чишелеше булып "Милли мода" програмы кысаларында кул эше түгәрәкләре, курслары да ачу карала. Бу очракта теләгән һәркем үз зәвыгына таянып, җаны теләгән киемне үз куллары белән тегә ала. Сатып алу тукымага һәм тегү кирәк-яракларына гына кагылачак. "Милли мода"ны иңдерү тагын да җиңелрәк булачак. Яңа дизайнер исемнәре яңгырау мөмкинлеге дә туачак".

Ләйсәнгә Ижаудан Гөлнур Гыйләҗетдинова да кушыла. Ул татар-башкорт хатын-кыз бизәнү әйберләре әзерләү мастер-классы тәкъдим итә. Кызлар бу бизәнгечләрне үз куллары белән ясарга өйрәнә алалар, ди Гөлнур. Бу исә үзеңнең мәдәниятеңне дә яхшырак өйрәнергә ярдәм итәчәк.

Алмания, Уфа һәм Томски яшьләре үз төбәкләрендә татар ашлары кафелары булдырырга тәкъдим итә. Әстерханнан Радмила Сабитова кафелар белән генә чикләнмичә, мәктәпләрдә татар ашлары пешерү дәресләре оештырырга тәкъдим итә.

Авылларыбыз да татар яшьләре тарафыннан игътибарсыз калмады. Чиләбедән Эльдар Лиманов татар авылларын саклап калыр өчен агрофраншиза дигән ысул кулланырга тәкьдим итә. "Русиянең авыл хуҗалыгы хәзерге вакытта техник һәм әхлакый яктан да искергән дип санала. Билгеле булганча, искергән җитештерүчәнлек үзенең чыгымнарын каплый алмый. Агрофраншиза – ул авыл хуҗалыгы куллану кооперациясенең бер төре. Авыллардагы зур булмаган хуҗалыкларның моңа кадәр булган алу-сату эшләре, җитештерүчәнлеге өметләрне акламады. Бу эшкә үзгә караучы бизнесменнар алдында яңа перспективалар ачылды. Авылда халыкны эш белән тәэмин итү, базарларда яңа өлгергән продуктлар булдыру мөмкинлекләре туды. Агрофраншиза – кече һәм урта авыл хуҗалыгы бизнесының киләчәге, чөнки ул яхшы тикшерелгән җитештерүчәнлек һәм алынган уңышны файдалы итеп сату өчен дә җавап бирә. Яшьләрнең 2015 елгы яңа проектын авыл хуҗалыгында куллану мөһим, чөнки ул игенчелектә, бакчачылыкта, терлекчелектә булган традицияләрне җанландыруга ярдәм итәр һәм алга таба этәреш ясар дип ышанабыз!" ди Илдар

"Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел, диләр татар халкында. Безнең авылда да үлгәннәрне искә алыр өчен, аларның рухларына атап дога кылыр өчен соңгы елларда хәтер көннәре үткәрелә", ди Омскидан Фәрит Корманов. "Бик күп итеп җыела авылдашлар, һәркем үз туганының, ата-бабасының каберен чистартырга, аларны искә алырга кайта. Ватандашлар сугышы, репрессия чорлары, Икенче дөнья сугышы еллары авырлыклары да халык җилкәсенә төшкән. Чит җирләрдә үлгәннәрнең кабере туган якта булмаса да, аларны да искә алабыз. Шулай үк күп кенә авылларда шәҗәрә бәйрәмнәрен оештыралар. Шундый хәтер көннәре чарасының әһәмиәте яшьләр өчен зур дип саныйм мин. Беренчедән, ул безнең рухи байлыгыбызны үстерә, халкыбыздан калган йолаларны үтәргә кирәклеген искәртә, ислам диненә якынлашуга булыша. Икенчедән, ата-бабалырыбызның, алдагы буыннарыбызның кылган эшләре белән горурлану хисен арттыра, үз халкыбызның, үз нәселебезнең тамырлары белән кызыксыну уята".

Һәм инде иң ахырда тагын бер проекта күз саласы килә. Күп кенә шәһәрләрдә һәм илләрдә татар кызларына бәйле төрле бәйгеләр уза. Ә менә татар егетләре читтә калып тора. Шуны исәпкә алып, Димитровград татар яшьләре "Яшь кияү" проектын тәкъдим итә. Проект конкурс форматында уздырыла. Егетләр татар телен, гореф-гадәтләрен, тарих сәхифәләрен, ислам нигезләрен белү ягыннан гына түгел, иҗади осталык, тапкырлык, зирәклектә дә көч сынашыр дип күз алдында тотыла. "Иң шаян егет", "Иң тапкыр егет", "Иң кыю егет" кебек номинацияләр дә булдырырга мөмкин. Нәтиҗәдә, регионның (шәһәрнең, өлкәнең) иң оста кияве (татар егете) сайлана.

Бу тәкъдим ителгән проектларның әле бер өлеше генә. Калганнарын Форум барышында ишетербез һәм дә инде аларның тормышка ашыру юлларын да ачыкларбыз.

VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы 1-5 август көннәре Казанда узар дип көтелә. Форумга Русиянең 60 төбәгеннән, 30 илдән һәм Татарстан районнарыннан 600ләп вәкил җыелыр дип көтелә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG