Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 13:04

Бәшәр Әсад өченче тапкыр җиде елга Сүрия президенты булырга ан итте. Тантана чәршәмбе көнне Сүрия башкаласы Димәшктә үтте. Рәсми белдерүгә күрә, Әсад президент сайлауда 88% тавыш җыйган.

Илнең сугыш барган һәм шулай ук оппозиция, радикал исламчылар контролендә булган өлешләрендә сайлау булмады. Оппозиция вәкилләре бу сайлауны оят дип белдереп, тавыш бирүгә бойкот игълан итте. Көнбатыш лидерлары сугыш чорнап алган илдә сайлау үткәренең мәгънәсе юк дип белдергән иде.

Сүрия эчендә низаг дүртенче ел дәвам итә. Хокук яклаучылар белдерүенчә, шушы вакыт эчендә 170 меңнән артык кеше үтерелгән. Илдә яшәүчеләрнең өчтән бере башка җирләргә күчеп китәргә мәҗбүр булды.

XS
SM
MD
LG