Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 09:58

Зөфәр хәзрәт Галиуллин хәзер дин әһелләре хөкүмәткә "ләббәйкә" әйтеп утыручы түрәләргә әйләнде дип саный. Аның фикеренчә, татарча укыту әле ул татар мәгариф системын аңлатмый.

Соңгы елларда диндә милләт бармы, юкмы дигән бәхәсләр арта бара. Урысларның күпләп исламга килүе, элек-электән татарларныкы саналган мәчетләргә имам итеп башка милләт вәкилләре куелун кайберәүләр хупласа, икенчеләре моңа аяк терәп каршы тора. Милләт һәм дин мәсьәләсе турында Казанның Кол Шәриф мәчетен булдыруга зур өлеш керткән, Тукай бүләгенә ия беренче дин әһеле, берничә китап авторы, хәзер Киров өлкәсендә мөфти булып эшләүче Зөфәр хәзрәт Галиуллин белән сөйләшергә булдык.

– Зөфәр хәзрәт, сез Татарстанга күрше булган Киров өлкәсендә мөфти булып торасыз. Хәзер ислам динен кабул итүче урыслар нык арта диләр. Бу чыннан да шулаймы?

– Урыслар, чыннан да, дингә бик күп килә, үземә дә бу эштә катнашырга туры килде, ягъни ислам кабул итүче урысларга ислам дине турында бөтенесен аңлатып тордым. Дөресен генә әйткәндә, исламны кабул итмиләр, Коръәнгә нигезләнеп карасак, без җаннарыбыз тәннәребезгә урнашканчы, бөтенебез дә исламны кабул иткән булабыз. Шуңа урысларның ислам динен кабул итүе дип әйтү дөрес түгел, исламны җир йөзендә дә тану дияргә кирәк. Андый урыслар күбәя һәм шуңа каршы көрәш бара.

Син уйлап кара, Русиянең миллионлаган халкы ислам динен кабул итсә, аракы ширкәтләрен ябарга кирәк булып чыга. Алар бу эш булмасын өчен миллионнар түгәчәк. Банкларга да ябылырга кирәк булачак, чөнки аларның 90 проценты кредит белән эшли, ә мөселманнар кредит алмый. Алар тауар-акча-тауар, ягъни башта нәрсәдер җитештерә һәм шуның белән акча эшли. Банклар ябылмасын өчен тагын миллиардлар тотарга ризалар. Шуңа "ваһһабизм-шаһабизм" да шуннан килеп чыккан әйбер. Сугыш бит исламга каршы гына бара, бүгенге көндә 1200 мөселман китабы тыелган, урысларның да, яһүдләрнең дә бер китабы да тыелмаган.

Урыслар ислам динен кабул итмәсен өчен нәрсәләр генә эшләнми һәм аны эшләү өчен кешеләре дә табылып тора. Шул ук аңламаган килеш чиркәүләргә ут төртеп йөрүчеләр. Бу эшләрне кемнәрдер безнең кул белән эшли. Мин бу егетләрне гаепләп әйтмим, алар юләр, чөнки башларын болгатып эшләтәләр дә, үзләре чыгып качалар. Үзебезнең малайларны без үзебез тәрбияли алыр идек, ләкин алар читтәгеләрне күбрәк тыңлыйлар. Читтәгеләр безгә каршы күп эшли башлады.

– Читтәгеләр дип сез кемнәрне әйтәсез?

– Провокаторларны. Теләсә кайсы терактны алыгыз, аны гади мөселманнар эшләми. Аларның артында ниндидер провокаторлар тора. Коръәннән берәр аятьне алалар да, мисал өчен "Аллаһ юлында үтер" дип тәрҗемә итәләр, беренчедән ул үтер дип түгел, ә сугыш дип тәрҗемә ителә, ягъни "Аллаһ юлында сугыш" дип, аннары бит ул җөмләнең дәвамы бар: "Сугыш сиңа каршы сугышучылар белән", ягъни беренче сугыш башлама, залим булма, "Аллаһ беренче сугыш башлаучыны яратмый" диелә. Менә алар шул аятьнең беренче өлешен генә алалар да, "Убей на пути Аллаха" дип безнең малайларның башын катыралар.

Без ул суверенитетны Бохарадан кайтып алдык.

​Менә без үзебезне дин әһелләре дип йөрибез инде, чынлыкта без дин әһелләре дә түгел инде, гадәти чиновникларга әйләнеп беттек. Халык белән дә, яшьләр белән дә эшләү юк. Мәчетләргә керәбез дә бикләнәбез, керәбез дә бикләнәбез.

Бүгенге көндә урамда булганны мәчеткә алып керәләр, мәчеттә булганны урамга алып чыгучы юк, иң куркынычы шул. Имамнар – Аллаһ Тәгаләнең сүзен урамга алып чыгучылар бит. Менә безнең киресенчә була башлады, шуңа мәчеттә ыгы-зыгы туа. Аллаһ Тәгаләнең сүзен урамга алып чыгу өчен шул ук сыраханәләргә, төрмәләргә барырга кирәк. Үзебезнең мәнфәгатьләрне генә кайгыртып яшәп булмый. 1990нчы елларда ислам диненең күтәрелеш чоры булган иде.

– Хәзер нишләп сүлпәнлек башланды?

Әйе, менә миңа да Киров хакимиятеннән килделәр дә "нигә урыслар ислам динен кабул итәләр икән", диделәр. Мин аларга: "Менә карагыз, мин кайда торам: фатир юк, мәчет эчендә бер диван һәм ярты ел инде шулай яшим" дип күрсәттем. "Ә христиан дин әһелләре ничек яшәгәнен күрегез", дидем.

Бер тапкыр бер зур конференция булды, һәм анда төрле дин әһелләре килде, шулай ук Малмыждан да, Нократ аланыннан да татарлар бар иде. Алар машина белән булгач "мине дә алып кайтырсыз" әле дидем, чөнки Нократ Аланына барасым бар иде. Шулай итеп конференциядән китеп, мәчеткә барып тизрәк сумкаларамны күтәреп килгәндә, чарада катнашкан урыс атакайлары мерседесларга утырып китеп барды. Вәт татарларның моңа ачуы килде, "безнең имам сумка күтәреп йөри, ә урысларныкы мерседесларга утырып китте" дип пыр тузып мине алып кайтып, кунак итеп җибәрделәр. Татарның аның күңеленә тияргә кирәк.

Мин шуңа хакимият вәкилләренә дә, менә исламдагылар шулай яши, ә урыс поплары башкача яши, дидем. Без Бохарадан кайтканда, бернәрсәбез юк иде. Мин өч көн сакчы булып, өч көн мәчеттә эшли идем, әмма безнең ышанычыбыз бар иде. Суверенитет алган чорларда безгә кем нәрсә вәгъдә итте?! Без ул суверенитетны Бохарадан кайтып алдык.

Бохара уку йортларын бетергән һәм иң авыр чорларда – коммунистлар заманында укыган шәкертләр бүген читләштерелде. Бүген шул бер-береңнән читләшү, дошман күрү бара. Ә ул вакытта күтәрелеш чоры иде һәм ислам өчен бик тырышып, чып-чынлап күңел биреп эшләдек. Лагерьлар да оештырдык, мәчетләрне алып анда ремонт та ясадык. Халык та безгә ул вакытта нык ярдәм итте. Ул халыкка Аллаһының рәхмәте булсын.

Муллалар культпросвет эшен башкаручыга әйләнде

Мисал өчен, хәзерге Борнай мәчетендә элек мәдәният министрлыгы курслары уза иде. Анда җырчылар, биючеләр, рәсем ясаучылар җыелды. Шунда ял көнне булса да халыкны укытыйм әле дип сорадым кайчандыр үзем белән мәктәптә укыган мәдәният министрлыгы хезмәткәреннән. Ул ризалашты. Шуннан җыелды халык. Әбиләр дә, яшьләр дә, балалар да килде. Мин аларга әйттем: "Миңа мәчет кирәкми, сезгә кирәк икән алыгыз", дидем. Шуннан соң әбиләр тегендә барып, монда барып, хәтта Миңтимер Шәймиев хатынына да шалтыратып мәчет бирүне сорадылар, нәтиҗәдә ул мәчетне безгә бирделәр. Сугышмыйча-талашмыйча эшләнде бу эш. Мәчет муллаларга түгел, халыкка кирәк. Бүген муллалар традицион ислам дип быкылдап йөри һәм без культпросвет эшен башкаручыга әйләндек. Мәчет хәзер идеология белән шөгыльләнми, ул клубларны алмаштыра торган учакка әйләнде.

1989 елда мөфти Тәлгать Таҗетдин Казандагы Мәрҗәни мәчетенә килгән иде, һәм шул вакыттагы ике әйбер истә калды. Беренчесе – Коръән тәрҗемә иткән бер кеше килеп Тәлгать хәзрәткә үзенең кечкенәрәк кенә китабын күрсәтте. Тәлгат хәзрәт тегеннән сорый: "Син гарәпчә беләсеңме, дини белемең бармы” ди. Теге әйтә: "юк", ди. Шунда Тәлгать хәзрәт әйтте: "Минем, үземә күрә, дини белемем дә бар, гарәпчә дә беләм, әмма Коръән тәрҗемә итәргә куркам, син ничек курыкмадың", диде.

Менә бүгенге көндә Коръәнне Батулла да, гарәпчә белмәгән килеш, Порохова да тәрҗемә итә. Шуңа калдык. Халык безне шуңа яратмый. Культпросвет эшенә әйләндерә башладык. Ә бит Коръәнне тәрҗемә итү өчен кеше җиде дини белемдә профессор дәрәҗәсендә булырга тиеш. Мисал өчен фәлсәфә, фикх, гакыйдә һәм башка белемнәрдә. Аллаһтан куркуны әйтмим дә инде.

Шул ук очрашуга ятимнәр йортыннан килгән хатын да Тәлгать хәзрәттән ярдәм сорады. Ул вакытта Мәрҗәни мәчетендә акча бар иде, һәм мин хәзер бирә инде дип торганда, Тәлгать хәзрәт: "Мин сезгә бер тиен дә бирмим", диде. Мин күтемә утырырлык булдым. "Диннең эше ятимнәргә акча бирү түгел, ә ятимнәр булмасын өчен эшләү", ди. Бу балаларны татарстаннар тәрбиягә алса, иртәгә Южный трассада торучылар тудырып торачак. Менә безнең эшебез шул Южный трассада булмаучылар өчен тырышу. Ә без тотабыз да тегендә ярдәм иткән булабыз, анда ярдәм иткән булабыз, мәчеттә никахлар уздырабыз. Никах ул элек-электән өйдә укылган һәм аны татарлар кыз туе дип тә йөрткәннәр. Бизнеска әйләндереп бетердек. Җәлил хәзрәт традицион ислам дип сөйләп йөри бит. Хөкүмәт нәрсә дип әйтә, без "ләббәйкә" дип кычкыра башлыйбыз.

– Кайберәүлә милләтнең шундый хәлгә калуын милләтчеләрнең ислам дине белән артык мавыгып китүеннән дип саный. Сез ничек уйлыйсыз ислам дине милләт мәнфәгатьләрен кайгыртуга тәэсир итәме?

Бу – әкият. Мисал өчен Фәүзия ханым Бәйрәмова бик зур эш эшли, ул күп китаплар яза. Кызык инде Жириновский юләрнең-юләре, ә парламентта тоталар, ә Фәүзия кебекләрне кыйныйлар да кыйныйлар. Менә безнең хөкүмәтебезнең бәласе дә шундый кешеләрдән куркуда. Андый-мондый, иртәгә сугыш чыкса, фонтанда коенган десантчылар барырмы-юкмы – билгесез, ә менә сакаллылар барачак, чөнки аның гаиләсе, ватаны бар.

Хөкүмәт әйтүгә "ләббәйкә" дип кычкыра башлыйбыз

Аннары милләт аерым, ислам аерым була алмый. Дин дәүләттән аерылган дип сөйләп йөриләр бит инде, дин дәүләттән аерылмаган, ә хакимияттән аерылгандыр. Беренчедән, дәүләт белән хакимиятне бутарга ярамый. Тоталар да "дәүләт шулай хәл итте", диләр. Халыкның башын бутамасыннар, дәүләт алай хәл итми, ә хакимият хәл итә.

Хөкүмәт динсез булса, чыннан да, халык диннән аерылган булырга мөмкин, ләкин дәүләттән аерым яши алмый. Дәүләт йә Аллаһныкы, йә шайтанныкы була. Дөньяви дәүләт, мондый, тегенди дәүләт дип әкият сөйләп утырмасыннар.

Икенчедән, дин халыктан берничек тә аерыла алмый. Аллаһ Тәгалә мин сезне халыклар вә кабиләләр буларак яраттым, бер-берегезне баетып, танып, аңлап яшәр өчен, дигән. Русия Нух пәйгамбәрнең көймәсе кебек, ләкин шуны бетереп маташалар. Бу көймәгә бөтен халыклар да җыелган, беребез көймәне тишсәк, бөтенебез дә батабыз. Хәзер ул көймәгә кереп утырдык, кыйбласы юк, үзара сугышу бара. Кыйбласы юк, чөнки милли идея, милли фикер юк.

Бер халык икенче халыкка беркайчан да дошман булмаган. Менә мин Кировта урыслар белән бик тату яшим. Кайсы ананың үз баласын сугышка җибәрәсе килсен. Сугыш ул коллар эше. Иреклеләр беркайчан да сугышмый. Я коллар коллар белән сугыша, я коллар иреклеләргә каршы сугыша, ә иреклеләр иреклеләргә каршы беркайчан да сугышмый. Менә "Крымнаш, Крымнаш" дип кеше көлдереп йөриләр бит, кемнекедер инде ул "наш".

Шуңа, Аллаһ Тәгалә мин сезне халыклар булып яраттым һәм бу минем сезгә булган нигъмәтем ди. Менә шул нигъмәттән аерылырга кирәкми. Алар инде халыклар бетсә, сугышлар да бетәчәк дип уйлый. Бетми. Югары оч түбән оч белән сугышачак, йә так сан җөп сан белән сугышачак. Сугыш, беләсезме, кайчан бетәчәк? Сугыш бетәчәк шул вакытта – тынычлык шәһәрендә тынычлык урнашкач. Никадәр тырышсагыз да, тынычлык шәһәрендә сугыш бетми торып, тынычлык урнашмаячак. Тынычлык шәһәре ул – Әл Котдүс (Иерусалим). Анда тынычлык урнашмыйча, башка җирдә тынычлыкны көтмәгез. Бу дин буенча шулай килә.

– Сез ислам динен кабул итүче урыслар арта, дидегез. Ә бу татарлар өчен куркыныч тудырмыймы, чөнки мәчетләрдә татар теле бетеп вәгазьләр урысча сөйләнә башланырга мөмкин.

– Әйе, арта, һәм алар исламда безгә караганда күпкә көчлерәк. Ул – ислам диненең үзенчәлеге. Ислам дине гарәпләр арасында туа, ләкин аннары исламның байрагын фарсылар ала, Әбугалисина, Имам Газали, Имам Бухари – барысы да фарсы, аннары инде төркиләр кулына күчә. Муса Бигилар, Шиһабетдин Мәрҗәниләр, Мәүлә Колый, Кол Галиләр ислам байрагын күтәреп баручылар булалар. Бүгенге көндә ислам байрагы акрын-акрын урыслар кулына күчә.

Аллаһ Тәгалә әйтә: "Әгәр дә сез ислам динен яхшылап тотмасагыз, аны сездән алып башкалар кулына бирермен, ди". Әмма татарның бик көчле бер ягы бар. Татар укырга хирыс. Татарның фәлсәфи фикер йөртерлек сәләте көчле. Менә шуңа күрә, без белем алырга тиеш. Ләкин безнең бердәмлек юк.

Әле киләчәктә чиркәүләр мәчетләргә әйләнәчәк. Бу – китапларда да язылган. Шуңа чиркәүләргә ут төртеп йөрергә кирәк түгел. Урыслар ислам динен кабул иткәч, шулай булачак. Ә безнең татарларга мәчетләр җитәчәк.

– Татарларга җитәчәк, әмма анда вәгазьләр инде татарча булмаска мөмкин.

Татарча вәгазь сөйләргә кирәк. Хәтта Кол Шәриф мәчетендә дә Рамил хәзрәт Юныс, Рөстәм хәзрәт Зиннуров булганда урысча сөйләү башланган иде, Казанның бөтен мәчетендә урысча булса да, анда татарча булырга тиеш.

Крымнаш" дип кеше көлдереп йөриләр, кемнекедер инде ул "наш"

Мәчеттә урысча сөйләүнең куркынычы юк, ә куркыныч – татарның мәктәбе бетүдән. Миссионер Илминский әйткән бит, татар халкын өч әйбер белән җимереп була дип. Беренчесе: "Татарны кылыч белән җиңеп булмый, аны хәрәм белән җиңәргә кирәк", дигән. Безнең беренче бәләбез – хәрәм. Татар авыллары гомер буе дуңгыз, ә урыс авыллары сарык асрады. Шуңа хәрәмнан котылырга кирәк.

Икенчесе: "Татарның мәгариф системын юк итегез", дигән. Хәзер Иске татар бистәсендә булганыгыз бармы? Анда ике яһүд мәктәбе бар, ә бер генә татар мәктәбе дә юк, һәм моңа президент та, премьер да, башкасы да оялмый. Халык та дәшми.

Татарның китабын карагыз – алар подвалларда урнашкан. Татар ханнарының сөякләрен карагыз – фәннәр академииясендәме, музейдамы, тартмаларда яталар. Бүгенге көнгә кадәр сөякләр дә күмелмәгән бит. Менә икенче проблем – гыйлем. Авылларда татар мәктәпләрен бетерәләр, мәгариф системын юк итәләр. Татарча укыту ул әле мәгариф системы түгел. Татар мәктәбендә беренче әхлакый тәрбия, ә аннары белем бирелә, ә урыс мәктәбендә белем бирелә, ә тәрбия бирелми. Аермасы шунда. Менә бу әйбер югала бара.

Өченчесе: "Ислам диненең фәлсәфәсен алып ташлагыз һәм йолага әйләндереп калдырыгыз. Татарлар ислам диненең фәлсәфәсе белән көчле", дигән. Бүгенге көнгә кадәр шуннан куркалар. Ә безнекеләр традиция дә традиция диләр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG