Accessibility links

Русия АКШ санкцияләрен "ачу белдерү" дип бәяли


Русия АКШның яңа чикләүләр кертүен Украинада хәлләрнең "Вашингтон теләгәнчә бармавына ачу белдерүе" дип аңлата. Бу хакта Русия тышкы эшләр министрлыгы белдерүе дөнья күрде.

Русия үзенең Украинадагы хәлләргә катнашы булмавын белдерә һәм санкцияләр белән янауны "нәтиҗәсез" дип атый.

Президент Владимир Путин яңа чикләүләрне "тавыш куптармыйча" карап чыгарга кирәк, диде.

Чәршәмбе көнне АКШ игълан иткән яңа санкцияләр Русиянең берничә банкы, ягулык һәм саклану ширкәтләре, шул санда "Роснефть" ширкәте һәм яңа игълан ителгән "Донецки һәм Лугански халык республикалар" рәсмиләренә кагыла.

Бүген кыйммәтле кәгазьләр базарында хиссәләр 3%ка төште. Рубльнең доллар һәм еврога карата бәясе кимеде. Соңгы берничә айда беренче тапкыр евроның рәсми бәясе 47 сум булды.

Чәршәмбе кич Европа Берлеге дә Русиягә чикләүләрне арттыру турында белдерде.

XS
SM
MD
LG