Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымга машиналар 40 сәгать чират тора


Бүген иртән "Кавказ" портында паромга утыруны 2200, каршы яктагы "Кырым" портында 25 машина көтә. Узган төндә паром 42 рейс ясаган. Кырымга Керич (Керчь) бугазы аша паромда керергә теләгән машиналар саны кимеми. Чиратта көтү вакыты кимендә 40 сәгать, дип хәбәр итә Бердәм транспорт идарәсе. Кичә машиналар 30 сәгать көтеп паромга керә, дип игълан ителгән иде.

Кичә Грециядән китерелгән һәм "Олимпиада" дигән исем бирелгән яңа паром эшли башлады.

XS
SM
MD
LG