Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:48

Русиядә рус мәдәниятен, рус тарихын, рус телен генә алга чыгарып, моның нигезендә төрле милләтләрне акрынлап ассимиляцияләү эше бара. Русия империячел дәүләтне торгызу юлында.

Русия президенты Владимир Путин җитәкчелегендә Мәскәүдә үткән Милләтара мөнәсәбәтләр шурасының чираттагы утырышындагы чыгышлар белән танышырга туры килде һәм алар миндә сәер хисләр калдырды.

Путин чыгышы белән танышкан вакытта барсы да тәртиптә кебек тоела. Ул Русия күпмилләтле дәүләт буларак формалашты, бер-беребезне яратырга тиеш дигәнрәк сүзләр әйтә. Аның сүзләренә кушылып башкалар да чыгыш ясый.

Мисал өчен, Путин җитәкчелегендә эшләгән зур түрәләрнең берсе, мәдәният министры Владимир Мединский сөйләгәннәргә күз салсаң, Путин сүзләренең нәкъ киресе килеп чыга. Күрәсең, бу шулай итеп оештырылган – Путин матур итеп сөйли, ә конкрет эшләрне башка түрәләргә куша.

Милли телләрне укыту кимергә мөмкин

Мединский рус теле мәсьәләсенә карата шактый гына сүзләр куерта. Ул милли республикаларда, милли төбәкләрдә рус телен укытуны арттырырга кирәк дигән фикер әйтә. Моның артында БДИ биргән вакытта рус теленнән нәтиҗәләрнең начар булуы ята диелә.

Эш шунда ки, мәктәпләрнең җәдвәле (расписание) резинадан ясалмаган. Әгәр рус теленә сәгатьләрне арттыралар икән, туган телләргә бирелгән сәгатьләр кимиячәк дигән сүз.

Инде реаль хәлләргә, реаль сәясәткә килсәк, Татарстаннан читтә татар телен укыту бөтенләй бетерелде дияргә була. Мисал өчен, 1990нчы еллар башында Төмән өлкәсендә 90нан артык татар мәктәбе бар иде. Хәзер биш-алтыдан артык түгел. Аларында да туган телне тиешенчә өйрәтмиләр. Русиядә бу процесс алга таба да дәвам итә, һәм шуның өстенә, бу киңәшмәдә рус телен укытуны тагын да көчәйтергә дигән фикер күтәрелде. Мин моны тормышка ашырырлар дип уйлыйм.

Мединский башта бердәм тарих дәреслеген телгә ала, ә аннан соң рус теле һәм әдәбиятыннан да шундый ук бердәм дәреслекләр кирәк дигән фикер җиткерә. Аның фикеренчә, төп геройлар рус геройлары гына булырга тиеш һәм алар турында гына сөйләргә, аларның әсәрләрен генә белергә кирәк дигән нәтиҗә килеп чыга.

Бердәм тарих дәреслеге, бердәм рус теле һәм әдәбияты дәреслеге булдырылса, болар – контрольне көчәйтү өчен эшләнә торган адымнар. Ә чынлыкта милли мәктәпләрдә укыган балаларга рус мәктәбендә өйрәнелгән дәреслекне биреп булмый. Милли мәктәпләргә башка төрле, аерым дәреслек әзерләү кирәк. Бердәм рус теле һәм әдәбияты дәреслеге әзерләгәндә бу ягын да исәпкә алырга җыеналармы, әллә юкмы, билгесез. Әллә рәтләп русча да сөйләшә белмәгән балаларны бу дәреслекләр белән вата-җимерә укытырга җыеналармы?

Бу киңәшмәдә Русия думасының милләтләр эшләре комитеты рәисе Гаджимет Сафаралиев рус телен дәүләт теле буларак кына түгел, ә туган тел буларак та укытырга кирәк дигән фикер әйтә. Татарстандагы шовинистларның төп теләкләре нәкъ шул иде. Алар татар телен укытмас өчен, рус телен дәүләт теле һәм туган тел дә буларак, икеләтә күбрәк дәрәҗәдә укытырга телиләр, республикада татар телен бөтенләй укытмас өчен көрәшәләр. Бу тәкъдимнәр тормышка ашса, милли республикаларда милли телләрне укыту нык киметеләчәк.

Республикалардагы хәлләрне күзәтү үзәкләре булдырыла

Бу киңәшмәдә тагын бер әйбер турында сүз күтәрелде. Ул да булса, республикалардагы хәлләрне күзәтү өчен өчен аерым бер мониторинг үзәкләре булдыру турында. Моның өчен эшләр бара инде. Мондый тикшеренүләрне уку йортларына һәм мәктәпләргә дә кертәргә телиләр.

Белүемчә, моның башында үзәге Мәскәүдә булган сәяси институт торачак. Бу институтны Русия президенты идарәсенә буйсындырырга кирәк дигән фикерләр дә бар. Җентекләбрәк карасаң, мондый үзәкләрне иң беренче чиратта милли республикаларда булдырырга телиләр. Димәк, урыслар ышанычлы халык, ә милли төбәкләрдә яшәүче халыклар ышанычсыз һәм дәүләткә каршы бер-бер нәрсә эшләп ятмасыннар өчен, аларны гел күзәтеп торырга кирәк дигән нәрсә килеп чыга.

Әлегеләр барсы да, элек кулланылган империячел ысуллар һәм аларны тагын яңартырга тырышу булып тора. Бу яңа сәясәт түгел. Ул совет чорында да барды. Советлар берлегенә кадәр булган империячел сәясәт тә шундый иде. Ягъни, милли азчылыкларны төрле юллар белән кысып, рус мәдәниятен, рус тарихын, рус телен алга чыгару һәм шуның нигезендә төрле милләтләрне акрынлап ассимиляцияләү эше бара.

Бу сөйләшү вакытында Европада һәм башка илләрдә алып барылган толерантлык, мультикультирализм сәясәте дөрес юлга илтмәде дигән идея тагын бер тапкыр кабатлана. Һәм моның нигезендә Русия дә толерантлык юлы белән бармаска тиеш дигән фикер сеңдерелә. Аның урынына икенче бер вариант тәкъдим ителә, ул – рус мәдәниятен, рус телен генә беренче урынга куеп, рус теле, рус мәдәнияте һәм рус тарихы нигезендә башка халыкларны бердәм русияле халык итү юнәлешендә эш алып бару. Бу очракта башка милләтләр тулы канлы итеп яши алмаячак. Русиядәге төрле милләтләр ахыр чиктә, бу юл белән барган вакытта, руслар белән ассимиляцияләнергә тиеш була.

Бу киңәшмәдә төрле милләтләрнең традицион мәдәниятләрен сакларга, төрле конференцияләр үткәрергә кирәк дигән сүзләр, ул, минемчә, ялтыравык кына, алдау юлы гына. Бу сәясәтнең төбенә төшеп караганда аның шулай икәнлеге бик ачык күренә.

Бу киңәшмә вакытында әйтелгән фикерләр алга киткән җәмгыятьләр бара торган юл түгел. Империячел дәүләт эчендә генә яшәргә уйлаганнар сәясәте бу. Русия хәзер бу юлга чыккан, чөнки бу киңәшмә шуны күрсәтеп тора.

Федераль мохтарият башлыгы татар телен якламады

Бу киңәшмәдә рәсми, ягъни федераль автономияләрнең җитәкчеләре дә катнашты. Русия татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдар Гыйлметдиновның әйткән сүзе ишетелмәде.

Ул бу киңәшмәдә ватанпәрварлык тәрбиясен көчәйтү турында чыгыш ясарга теләгән дип әйтәләр, әмма аңа сүз бирелмәгән. Әгәр ул чыгыш ясаса, нәкъ шушы, Русия җитәкчелеге алып барган тегермәнгә су кою гына була иде. Әгәр дә Гыйлметдинов татар телен һәм милли телләрне яклап чыгыш ясарга уйласа, ул вакытта башка әйбер булыр иде.

Путин җитәкчелегендә үткән киңәшмәдә сөйләнгән сүзләр берсе артыннан берсе эзлекле барган кебек. Минемчә, бу чарада катнашкан һәрбер шәхес алдан ук кисәтелгән һәм аларның нинди рухта чыгыш ясаячагы алдан ук билгеле булган. Кәгазь язып тоттырмасалар да алдан киңәшкәннәр, алдан президент аппаратында ниндидер күрсәтмәләр биргәннәр дип уйлыйм. Чыгышларның алдан ук әзерләнгәне күренеп тора.

Мәскәү сәясәтенә республикалар каршы тора аламы?

Мәскәү алып барган бу сәясәткә каршы тору бик авыр булачак. Ни генә булмасын, республикалар кулында конституцион тәртип бар. Мисал өчен, Татарстан очрагын алсак, татар теле һәм рус теленең тигез дәрәҗәдә укытылырга тиешлеге Конституция нигезендә ныгытылган. Моны бер яклы гына үзгәртү авыр булачак, әмма куркыныч бар.

Әгәр дә рус теле дәүләт теленнән тыш, тагын туган тел дип тә игълан ителсә, ул очракта, Татарстан кануннарын һәм Конституциясен әйләнеп узарга мөмкиннәр һәм Татарстан берни дә эшли алмаячак.

Дамир Исхаков Тарих фәннәре докторы, профессор

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG