Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:18

Халык Иделдә кораб сәяхәтләренә йөз белән борыла


"Булгария" көймәсе фаҗигасен Татарстан халкы һәм килгән кунаклар инде оныткан диярлек. Көн саен Казан елга портыннан көймә-кораблар меңләгән кешене сәяхәткә алып чыга. Кыска сәяхәтләрнең берсендә Азатлык хәбәрчесе дә булды.

Ял көннәрендә Казан елга портында машина куярга урын табу кыенлыгы гадәти күренешкә әйләнеп бара. Кораб-көймәләргә утырып Идел, Чулман елгаларына йөзәргә чыгучыларның саны меңнәр белән саналырга мөмкин. Көн саен елга порты казаннарны һәм кунакларны кыска һәм ерак сәфәрләргә озата. Кайчан, ничек китүләрен социаль челтәрдәге төркемнән карарга була.

Халык өч ел элек булган "Булгария" көймәсе фаҗигасен оныткан диярлек, моны без үткәргән сораштыру да раслады. Әңгәмәдәшләребез, Самар, Башкортстаннан махсус Казанга күңел ачарга килүче кораб-көймәләрдә ял итүнең уңай якларын гына әйттеләр.

Әлеге кунакларга, казаннарга елга портыннан кузгалучы су транспортларының тыштан буялган, эчке яктан ямалган кыяфәте, дистә еллар эшләп искергәнлеге, Советлар берлеге чорыннан калган булуы яңалык түгел иде. Без утырган кыска сәяхәтләр өчен көймәсенең арткы өлешенең төтенләп эшләве, өске катларда кешеләргә утырырга урын җитмичә, гадәти ашханә урындыкларында утыруларына беркемнең дә исе китмәде. Көймәдә эшләүчеләр яр буенда торганда күренеп алсалар, кузгалып киткәч алар да үз почмакларына кереп югалды, берәр хәл була калса нишләргә, дип уйлаучы коткару җайланмаларын тапса үзе таба, тапмаса – юк.

Сәяхәтебез елга портыннан Югары Ослан районындагы Печищи авылы янына кадәр сузылды.16 чакрымлап араны көймә ике сәгать үтте. Әлеге су транспортындагы йөзләп кеше шушы вакыт эчендә Идел өстеннән йөзеп кайту өчен 240-ар сум акча түләде.

Июльдә Рамазан ае булуга карамастан, көймәдә йөзеп ял итәргә килүчеләрнең 90лап проценты ашап-эчеп, хәмер эчемлекләр белән вакыт уздырды. Араларында татарлар да, балалары белән килгән гаиләләр дә бар иде. Әлеге көймәдәге кешеләр су өстендә ял итәргә яратуларын, куркырлык сәбәп күрмәүләрен белдерсә, башка корабларда йөзгән әңгәмәшчеләребез дә "Булгария" фаҗигасенә игътибар бирмәүләрен әйтте.

Ландыш Вәлиева

Ландыш Вәлиева

Бу айда үзе дә Идел буйлап корабта йөзгән яшь каләм иясе Ландыш Вәлиева Азатлыкка: "Июль башында без "Адмирал" корабында Зөя утравына бардык. Ул вакытта әле су юлы буенча Зөягә туризм юлы ачылган гына иде. Бу журналистлар өчен пресс-тур булды. Корабның барып-кайту вакыты ике сәгать ярымга җыелды. Мин ул көнне беренче тапкыр зур көймәгә утырдым. "Булгария" фаҗигасен ишетеп белгәч, Иделдә йөзгәндә, монда теплоход баткан, дип исеңә төшерәсең дә, куркып куясың. Хәтта көймәгә утырып киткәндә суда бик каты чайкала башлагач, төшеп калырга ахрысы дип тә уйлап өлгердем. Шуңа да карамастан, шәһәр халкы һәм кунаклар кораб-көймәләрдә ял итүне күбрәк сайлый дигән нәтиҗәгә килдем. Чөнки без 150ләп кеше бардык. Гомумән "Адмирал" көймәсендә йөзү ошады. Сәфәрдән хисләнеп-рухланып кайттым, ул мизгелләрдә "Булгария" вакыйгасы онытылган иде. Калган кешеләр дә аңа карап кораб-көймәләрдә йөзүдән баш тартмаячаклар", дип сөйләде.

Икенче әңгәмәдәшебез Асия Мортазина белдергәнчә, кораблар аны бала вакыттан үзенә тарткан. "Без су транспортын бик еш кулланабыз. Үткән җәйдә дә көймәдә сәяхәткә чыктык. Пермьнән Самарага кадәр әйләнеп кайттык. Гомумән суны, көймә-корабларны яратам. Кечкенә вакыттан ук теплоходта йөзәм. Быел әле утырып булмады, әмма җәй беткәнче көймәдә сәяхәткә чыгарга теләк зур. "Булгария" фаҗигасеннән соң да корабларга мәхәббәтем кимемәде. Ул бит инде һәр көймә бата дигән сүз түгел. Аллага шөкер, курку хисем юк", диде Асия Мортазина.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG