Accessibility links

Кайнар хәбәр

Малайзия очкычы төшүдән соң "террор гамәле" маддәсендә җинаять эше ачылды


Украина иминлек хезмәте Донецки өлкәсендә Малайзия очкычының төшеп җимерелүен тикшерү өчен "террор гамәле" маддәсе нигезендә җинаять эше ачты.

"Малайзия һава юллары" ширкәтенең Амстердамнан Куала-Лумпурга юл тоткан "Боинг-777" очкычы пәнҗешәмбе кич Украинаның көнчыгышында бәреп төшерелде. Очкычта булган барлык 298 кеше, шул санда 80нән артык бала һәлак булды. Русия, Украина һәм Донецки сепаратистлары бу һәлакәттә бер-берсен гаепли.

Очкыч "Бук" җиһазыннан атылган ракета белән бәреп төшерелгән, дигән мәгълүмат бар. Интернетта бу җиһазларның хәрби машиналарда шул якка китерелүе рәсемнәре дөнья күрде.

Украина эчке эшләр министры киңәшчесе Антон Геращенко үзенең Facebook сәхифәсендә, аның сүзләренә караганда, ракета атылган булырга мөмкин "Бук" җиһазы бүген Русиягә алып кителде, дип язды. Кара тартмалар бүген Русиянең Федераль Иминлек Идарәсенә тапшырыла. Украина баш прокуроры Виталий Ярема, сепаратистларның "Бук" ракета комплексын кулга төшергән булуларын кире какты.

XS
SM
MD
LG