Accessibility links

Сарбаев намзәтлек өчен көрәшә


Раил Сарбаевны Башкортстан президенты сайлавында катнаштыруна таләп итүче ялгыз пикет.
Раил Сарбаевны Башкортстан президенты сайлавында катнаштыруна таләп итүче ялгыз пикет.

Башкортстан президенды сайлавында иң көчле оппозицион намзәт саналган Раил Сарбаев үзенең сайлау алды көрәшеннән читләштерелүе белән килешмичә "Ватандашлар көче" фиркасен берьюлы ике мәхкәмәгә бирде.

17 июльдә аның мөрәҗәгате Мәскәүнең Преснен мәхкәмәсендә каралды. Мәхкәмә карары Сарбаев файдасына түгел. Мәхкәмәдә Сарбаев мәнфәгатен яклаучы Ратмир Гасанов сүзләренә караганда, утырышта "Ватандашлар көче" фиркасенең Сарбаевны президентлык көрәшеннән кире алу карары чыгарган корылтай утырышы тикшерелгән. Корылтайда намзәтлектән алу сәбәпләре дип Сарбаевның фирка абруен төшерердәй гамәлләре, милләтара каршылыклар чыгарырдай чыгышлары һәм яллап кеше үтертүгә катнашлы булуы ихтималлыгы китерелгән булган.

Гасанов сүзләренчә, бу өч гаепнең берсе дә нигезләнмәгән, гаепләүләр фирка корылтаендагы кайбер вәкилләрнең имеш-мимешенә генә корылган булган, ләкин мәхкәмә аларны җитди итеп игътибарга алган. Мәхкәмә карары әлегә язма рәвештә алынмаган.

Сарбаев Башкортстанның Югары мәхкәмәсенә дә шушы ук эш белән мөрәҗәгать иткән иде. Аны карау көне әлегә билгеләнмәгән.

17 июльдә республиканың үзәк сайлау комиссиясе утырган бина каршында Сарбаевны намзәт итеп теркәү карарын кире торгызуны таләп иткән ялгыз пикет узды.

Шул ук көнне бер төркем җәмәгатьчелек вәкилләре сайлау тирәсендәге вазгыятькә багышланган җыен уздырды. Анда "Гадел сайлаулар өчен" дип аталган республикакүләм җыен уздырырга карар ителде. Ул 26 июльгә билгеләнде.

XS
SM
MD
LG