Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:51

Казанда TürkVizyon-ны күрсәтү килешүе имзаланды


17 июльдә "Казан" милли мәдәният үзәгендә II Халыкара TürkVizyon телевизион җыр бәйгесен оештыручы ТМВ TV белән төрки дәүләтләрнең телеканаллары вәкилләре арасында партнерлык килешүе имзаланды.

Төрки телле илләр һәм төбәкләр җырчылары арасында уздырыла башлаган TürkVizyon җыр бәйгесенең икенчесе быел Татарстан башкаласында оештырыла. Казанның Татнефть-Арена боз сараенда үтәчәк фестивальнең ярымфиналы 19 ноябрьгә, финал өлеше исә 21 ноябрьгә планлаштырылган.

Бәйгенең партнерлык килешүенә Татарстан вәкиле буларак "Мәйдан" телеканалы җитәкчесе Дамир Дәүләтшин кул куйды.

II Халыкара TürkVizyon телевизион җыр фестиваленең хезмәттәшлек килешүен имзалау алдыннан чараны оештыручылар шул ук көнне Татарстан мәдәният министрлыгында журналистларның бәйгегә кагылышлы сорауларын җаваплады.

Шуны да әйтергә кирәк, фестивальнең беренчесе узган ел Төркиянең Искешәһәр каласында узды. Анда Татарстан вәкиле буларак катнашкан Алинә Шәрипҗанова "Үпкәләмә" исемле җыры белән дүртенче урынны яулады.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG