Accessibility links

Кайнар хәбәр

Порошенко үзбилгеләнгән Донецки һәм Лугански республикаларын террор оешмалары исемелеген кертергә чакыра


Украина президенты Петр Порошенко БМОны үзбилгеләнгән Донецки һәм Лугански республикаларын террор оешмалары исемелеген кертергә чакырды. Президентның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, шимбә көнне Порошенко БМО генераль секретаре Пан Ги Мун белән телефоннан сөйләшкәндә, Украина президенты үз җирен һәм халкын яклауга тулы хокуклы булуын әйтте.

Элегрәк Киевта Нидерланды тышкы эшләр министры Франс Тиммерманс белән очрашуда Порошенко Русиягә таянган сепаратистлар Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы күзәтүчеләренә очкыч һәлакәте урынында эшләүгә аяк чала дип әйткән иде.

Шимбә көнне Нидерланд премьер-министры Марк Рютте Русия президенты Владимир Путинның очкыч һәлакәтен тикшерүдә хезмәттәшлек итү өчен соңгы мөмкинлеге барлыгын әйткән иде.

XS
SM
MD
LG