Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юстиция идарәсе Аксакаллар шурасыннан татарча документларны кире каккан


Рәүф Ибраһимов
Рәүф Ибраһимов

Татарстан аксакаллар шурасыннан оешманы теркәү өчен татарча әзерләгән документларын алмыйча, урысчасын китерергә кушканнар. Ике дәүләт теле кануны үтәлешен тикшерергә тиеш юстиция идарәсе үзе үк бер генә телгә өстенлек бирә булып чыга.

Татарстан аксакаллар шурасы бүгенге көндә яңадан теркәлү эше белән мәшгуль. Шура идарәсе әгъзасы Рәүф Ибраһимов сүзләренчә, хисап бирмәүне истә тотып аларның оешмасын теркәлүдән алганнар һәм шуңа алар узган елны үткән корылтай карары нигезендә эшне яңадан башлап җибәрергә булган.

"Әлбәттә, юридик нигездә оешманы төркәүнең үз таләпләре бар һәм шуны истә тотып без низамнамәне, беркетмәне төзедек һәм гариза яздык. Бу документларның барысын да татар телендә эшләдек. Татар теле дәүләт теле булгач, һәр документны үз ана телебездә эшли алабыз дип торабыз. Шуннан соң бу кәгазьләрне юстиция идарәсенә илтеп биргән идек, урысча да кирәк, диделәр", ди ул.

Аксакалларның беришесе, бирешмибез, чөнки без татар теле гамәлгә керсен өчен тырышабыз, шуңа Конституция мәхкәмәсенә кадәр барып җитәчәкбез дип каршы чыкса. Икенчеләре сүз көрәштерүдән файда юк, ничек кенә булса да теркәлү үтәргә кирәк, дигән. Нәтиҗәдә документларның бер ягына татарча, икенче ягына урысча язып идарәгә китергәннәр, әмма бу да ярамаган.

"Бездә татарча белгечләр юк, без аның татарчасында нәрсә язылганын белмибез шуңа урысча язылганын аерым китерегез, диделәр. Шуннан инде китте бәхәс. Аралаша-аралаша моның салым оешмасына бәйле булуы ачыкланды, чөнки салым инспекциясе бу документларның күчермәсен ясап китә, ә аларга урысча гына кирәк икән. Аларга урысчасы гына кирәк булгач, болар да "безгә алайса татарчасы нәрсәгә кирәк" дигән караштан чыгып эшли башлаганнар.

Юстиция идарәсе икетеллелек канунының үтәлешен карап барырга тиеш, ә үзләре салым хезмәтенә бирешкәннәр булып чыга. Бу әкәмәт. Монда килеп чыга татар теленең үтәлешен тикшерергә тиеш оешма кырыйдан килгән оешманың кирелеге аркасында канунны боза. Салым хезмәте дә, юстиция идарәсе дә татарча белгәннәрне ник эшкә алмый диген?

Татар теленең дәүләт теле икәнен гамәлгә кертү эше кемнәндер башланырга тиеш бит инде. Ә бигрәк тә прокуратура, юстиция, мәгариф, мәдәният министрлыгы моны башларга тиеш, ә аннары инде бу заводта, теге ширкәттә үтәлергә тиеш дип әйтергә була. Ә бүгенге көндә юк сылтаулар белән алга китә алмыйбыз", ди Ибраһимов.

Татарстан аксакаллар шурасы барлык таләпләрне дә үтәп теркәлү өчен документларны узган сишәмбедә тапшырган һәм хәзер идарәдән җавап көтә.

XS
SM
MD
LG