Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галим Әнвәр Хәйри вафат


Галим Әнвәр Хәйри белән хушлашу
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:46 0:00

Галим Әнвәр Хәйри белән хушлашу

21 июль Казанда Язучылар берлеге бинасында исламият белгече, язучы, тәрҗемәче Әнвәр Хәйри белән хушлашу мөрәсиме узды. Танылган галим 20 июльдә 66 яшендә вафат булды. Аның белән хушлашуга җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, язучылар, сәнгать әһелләре килде.

Әнвәр Хәйри – тулы исеме Әнвәр Нәҗип улы Хәйруллин – 1947 елның 2 декабрендә Татарстанның Аксубай районы Шәрбән авылыңда туа. 1966 елда Норлат районының Колбай-Мораса урта мәктәбен тәмамлый. 1967-1973 елларда Казан университетының тарих-филология факультетында укый. 1974-1991 елларда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының иҗтимагый фикер тарихы бүлегендә хезмәт итә. 1991-1995 елларда "Мирас" журналында җаваплы эшләрдә эшли. Бер ел чамасы Казандагы "Синдикат" акционерлар җәмгыятендә "Рухи яңарыш" фонды директоры булып эшләгәннән соң, 1996 елда Татарстан Милли китапханәсенә эшкә чакырыла һәм соңгы вакытка кадәр сирәк китаплар һәм борынгы кулъязмалар бүлегендә баш фәнни хезмәткәр булып хезмәт итә. 1970 елдан башлап, төп эше белән бер үк вакытта Казан дәүләт университетында, Казан дәүләт педагогия университетында, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында, Татар укытучылар белемен күтәрү институтында һәм башка уку йортларында гарәп телен, иске татар телен, ислам дине тарихын, халык медицинасы һәм халык педагогикасы тарихын укыта.

XIX-XX гасыр татар мәгърифәтчеләренең һәм әдипләренең күптөрле китаплары нәкъ Әнвәр Хәйри тәрҗемәсендә басылып чыкты. Аларның саны берничә дистәгә җитә. Авторның үз китаплары: "Шәһри Бану –Шәрбән кыйссасы", "Ислам дине бәйрәмнәре", "Ризаэддин Фәхреддин әсәрләрендә тәрбия әхлак мәсьәләләре". Шиһабетдин Мәрҗанинең "Мөстафадел-әхбар..." (1989), Ризаэддин Фәхреддиннең "Болгар вә Казан төрекләре" (1993), шул ук галимнәрнең хәзерге телгә күчерелгән әсәрләреннән "Ислам дине нинди дин?", "Дини вә иҗтимагый мәсьәләләр", "Нәсыйхәт-1", "Нәсыйхәт-2", "Нәсыйхәт-3", "Тәрбияле бала", "Әһле гыяль", "Шәкертлек әдәпләре", "Укыту кагыйдәләре", "Тәрбияле ана", "Тәрбияле хатын", "Гаилә"; шуларга өстәп, Каюм Насыйри, Муса Бигиев, 3. Камали, Галимҗан Ибраһимов, Гали Акыш, Г.Сөләйман, Низаметдин, М.Йортыши, М.Хөсәен һәм башка мәгърифәтчеләрнең һәм әдипләрнең хезмәтләре Әнвәр Хәйри тарафыннан тәрҗемә ителеп матбугатта басылдылар.

Әнвәр Хәйри Биләрдә "Сәләт" яшьләре белән очраша. 2010 ел
Әнвәр Хәйри Биләрдә "Сәләт" яшьләре белән очраша. 2010 ел

Соңгы вакытта Әнвәр Хәйри милли тарихыбызга караган иң борынгы һәм иң беренче язма чыганак булып торучы 922 елда Идел буе Болгар дәүләтенә ислам динен рәсми дәүләт дине итеп игълан итәргә килгән илчелекнең җаваплы сәркәтибе Әхмәд ибне Фадланның сәяхәтнамәсен төп нөсхә кулъязмасының күчермәсеннән турыдан-туры борынгы-классик гарәп теленнән бүгенге татар һәм рус телләренә тәрҗемә итеп, фәнни эшкәртеп матбугатка әзерләү белән мәшгуль булды. Әлеге фундаменталь хезмәт 2013 елда татар һәм урыс телләрендә дөнья күрде.

Әнвәр Хәйри Татарстандагы "Сәләт" хәрәкәтенең якын дусты иде. Ел саен июль аенда "Сәләт"нең Биләрдә узучы җыеннарына килеп ул балаларны Биләр калдыкларына, хәрабәләргә, музейга алып барып аларга Изге Биләрнең тарихы турында мавыктыргыч итеп сөйли иде. Быел да, вафатына бер көн кала ул "Сәләт"нең Биләр форумында катнашты.

Әнвәр Хәйри – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1991), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1999), Татарстанның Каюм Насыйри исемендәге премиясе лауреаты (2004), 2005 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

XS
SM
MD
LG