Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:33

Нидерланд Донецкига тикшерүчеләрен җибәрә


Нидерланд премьер-министры Украина көньягында очкыч фаҗигасендә һәлак булганнарның мәетләрен ватаннарына алып кайтуны үзенең өстенлекле максаты дип саный. Марк Рютте Украинага мәетләрне ачыклау өчен илнең 192 вәкилен җибәргән.

Австралия премьеры Тонни Эббот сүзләренчә, һәлакәт урыны тикшерүчеләр эшли торган урынны түгел, ә җыештыру барган җирлекне хәтерләтә.

Украина вице-премьеры Владимир Гройсман алдагы көнне инде 200ләп мәетнең Харьковка лаборатор тикшерү уздыру өчен дүрт вагонга урнаштырылуын әйтте. Харьков Русия тарафлы сепаратистлар контрольдә тоткан урыннан 250 чакрымда урнашкан.

Һәлакәттән соң өч көн узуга карамастан, халыкара экспертлар фаҗига урынына өлешчә генә кертелә. Бу хакта DPA һәм Associated Press хәбәр итә.

XS
SM
MD
LG