Accessibility links

Кайнар хәбәр

ЛДПР фиркасе депутаты губерния һәм өязләрне кайтару турында канун өлгесе әзерли


Русия Дәүләт думасында ЛДПР фиркасеннән депутат булган Михаил Дегтярев инкыйлабка кадәр административ-җирле берәмлек булган губерния һәм өязләрне кайтару турында канун өлгесе әзерли.

«Без хәзер Русиядә совет хакимиятеннән калган өлкә һәм районнарны алмаштыру өчен административ-җирле берәмлекне губерния һәм өязләргә бүлүне күздә тоткан канун өлгесен әзерлибез. Без бүген инде кайбер өлкә башлыкларын губернатор дип атыйбыз, канун чыгару оешмалары да губерниянеке дип атала, ә рәсми рәвештә бит губернияләр юк», ди ул «Известия» газетасына.

Дегтярев сүзләренчә, бу канун тарихи гаделлекне кайтарачак һәм җирле хакимият төзелешенең мантыйксызлыгыннан азат итәчәк.

2012 елда Дагыстан икътисад һәм сәясәт институты ректоры Абдул-Насир Дибиров Русия төбәкләренең милли атамаларын алып географик атамаларны кайтарырга кирәк, дип белдергән иде инде. "Татарстанда, мисал өчен, Казан татарларының саны 53%, анда яшәүчеләрнең 47% - татарлар түгел. Димәк, халыкның 47% үзләрен килмешәк дип саный", диде ректор "Известия" басмасына биргән әңгәмәдә. Димәк Татарстанны Казан губерниясе итеп үзгәртү кирәк булып чыга.

XS
SM
MD
LG