Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 09:59

Русия тел мәсьәләсендә яңа кануннары белән империянең Романовлар чорына кире тәгәрәде. Кремльдә милли мәсьәләләргә багышланган киңәшмәдә Илдар Гыйлметдинов авызына су кабып утыра.

3 июльдә Владимир Путин рәислегендә Русия президенты каршындагы миләттара мөнәсәбәтләр шурасының чираттагы утырышы үтте. Ул бердәмлек һәм үзара аңлашып яшәүдә, яшьләрне ватанпәрвар итеп тәрбияләүдә мәдәният һәм мәгарифнең роленә багышланды. Гадәттә мондый утырышлар дүрт айга бер тапкыр үткәрелә.

Президент администрациясенең беренче урынбасары Вячеслав Володин, Русия хөкүмәте рәисе урынбасары Александр Хлопонин, президент администрациясе рәисе урынбасары Магомедсалам Магомедов һәм башка түрәләрнең, министрларның, институт җитәкчеләренең катнашуы – бу утырышның җитдилеген күрсәтеп тора.

Татарлардан бу шурага Русия татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдар Гыйлметдинов керә. Гадәттәгечә, Гыйлметдинов бу утырышларда тирән тынлыкка чума. Бу шурага кертелгәннән бирле ул Путин алдында бер генә тапкыр да татарларның җитди проблемнарын күтәреп чыкмады. Мисал өчен, Башкортстанда татар теленә дәүләт теле дәрәҗәсе бирү, йә булмаса, Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханнарын татар телендә дә бирүне дә тәкъдим итә ала иде. Русия хәзер ана теле мәсьәләсендә үзнең яңа кануннары белән империянең Романовлар чорына кире тәгәрәде.

Гыйлметдинов бу утырышларның берсендә Русия төбәкләрендә татар мәктәпләрен күпләп ябуны да күтәреп чыга ала иде бит. Мәскәүне генә алыйк, Юрий Лужков анда ярты миллионга якын татар яши дип белдергән иде. Шулкадәр татар халкына бүген Русия башкаласында бер генә татар мәктәбе эшләп килә. Гыйлметдинов кырымтатарлар мәсьәләсен күтәрүне дә кирәк санамады.

Гыйлметдиновның дәшми калуы, Татарстан президенты аппаратыннан катгый таләпләр куелу белән бәйле булырга мөмкин. Бу аппарат Путин белән мөнәсәбәтләрнең катлаулануын теләми һәм татар проблемнарын әледән-әле төрткәләп тору Русия президентына ошамас дип бик сак эш итәләр анда.

Бу киңәшмәдә Русия президентының эчке сәясәт идарәсе башлыгы Олег Морозов та катнашты. Ул тумышы белән Татарстаннан, Миңтимер Шәймиев һәм Рафаил Хәкимовның дусты. Хәкимов белән алар яшьлек дуслар, Казан университетының фәнни коммунизм кафедрасында һәм шулай ук КПССның Татарстан өлкә комитетында идеология бүлегендә бергә эшләделәр. Морозовның әтисе Казанда КГБ түрәсе булса да, ул Чехословакиядәге Александр Дубчек реформаларын уңай бәяләде, һәм шул ук вакытта Кытай компартиясе сәясәтенә каршы булды.

Билгеле булганча, заманында Морозов, Русиянең бөтен җитәкчелеге каршы булуга карамастан, Татарстан белән Русия арасында вәкаләтләрне бүлешү турындагы икенче килешүне алга этәрде.

Булган эш булган инде – Шәймиев һәм Морозовның уртак карашы нигезендә бу килешү имзалана һәм Русия кануны дәрәҗәсендә Дәүләт думасы һәм Федерация шурасы тарафыннан раслана.

Миңа калса, Илдар Гыйлметднов бу шурада Олег Морозов контролендә һәм система кешесе буларак, мондый киңәшмәләрнең көн тәртибе алдан әзерләнгәнне, уңга-сулга тайпылу качуга тиң икәнен һәм каравылның кисәтеп тормыйча атачагын да аңлый.

Бу шурага килсәк, Путин илдә 15 яшьтән 29 яшькә кадәр 30,5 миллион кеше (советлар вакытында "комсомоллар" дип әйтер иделәр) барлыгын белдерде. "Аларның дөньяга карашыннан, без сезнең белән моны бик яхшы аңлыйбыз, безнең ил язмышы, Русиянең киләчәге тора", диде. Аның фикеренчә, акыл өчен, идеология һәм мәгълүмати йогынты ясар өчен һәрвакыт көчле көрәш бара.

"Теге йә бу илне көчсезләндерү өчен, сәясәттә һәм икътисадта көндәшлектә тора алырлык шартлар тудыру өчен, низагълар ясалма рәвештә көчәйтелә, һәм шул исәптән милли проблемнар белән бәйле булганнары да... Шуңа күрә ватанпәрварлык тәрбиясенә багышланган дәүләт програмын тормышка ашыруны көчәйтү өчен өстәмә чаралар уйлау кирәк...

Мәгариф министрлыгы яшьләр сәясәтендә өстенлек бирелергә тиеш чараларны, эшләрне барлый. Мин бу эшне тизләтүне үтенәм һәм шулай ук мәгариф өлкәсендә яшьләр арасында экстремистик күренешләр булмасын өчен, профилактикага да да зур игътибар бирү кирәк...

Проблемнар, берсүсез, монда күп. Әйтик, быел БДИ нәтиҗәләре шатланырлык булмады. Бу тагын бер мәртәбә рус телен укыту програмнарына һәм укытучыларның белем бирү сыйфатына игътибар кирәклеген күрсәтә.

Рус теллелеккә булышуда һәм аны саклауда дәүләт сәясәтен камилләштерү мәсьәләләрен чишүдә әле күптән түгел генә булдырылган Рус теле шурасы зур теләктәшлек күрсәтер дип исәплим”, диде Путин.

(дәвамы бар)

Рәшит Әхмәтов "Звезда Поволжья" газеты мөхәррире

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG