Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Һинд Сабантуе" узды


Казанда беренче буяу фестивале узды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:36 0:00

Стадионда узган төсләр бәйрәменә бер-берен буяуга батырырга, музыка тыңларга, биергә өч меңләп кеше килде. Казанда беренче кат узган чара социаль челтәрләр аша оештырылды.

20 июльдә Казанда беренче буяу фестивале – Һоли үтте. Ул хәзер Русия шәһәрләренең күбесендә узып килә торган чара. Татарстан башкаласында бәйрәм "Электрон" стадионында оештырылды.

Һоли – Һиндстанда уза торган популяр яз фестивале. Башкача аны буяу фестивале дип атыйлар, чөнки анда катнашучылар бер-берсен төрле шифалы үләннәрдән ясалган буяу комнарында коендыралар.

Салкын һавага карамастан, чараның башында ук берничә йөз метрга сузылган чират барлыкка килгән иде. Оештыручылар һәрбер кешегә буяулар таратты. Әлеге һинд буяулары киемнән җиңел генә юыла.

Сәхнәдә һинд һәм башка Көнчыгыш биюләрен карарга була иде. Чара дәвамында җанлы һинд музыкасы уйнап торды.

Бирегә килгән күпчелек кеше фестиваль турында социаль челтәрләрдән белгән. Бер-берсенә буяу ату бәйрәмен алар стресска каршы яхшы чара дип атый.

XS
SM
MD
LG