Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кабан арты мәчете ятим балаларны ZURИФТАРга җыйды


Кабан арты мәчете ятим балаларны да ZURИФТАРга чакырды
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:39 0:00

Казанның Кабан арты мәчетендә дә көн саен Рамазан ае ифтарлары уза, 18 июльдәге мәҗлескә ятим балалар да чакырылган иде. Ата-аналы балалар, өлкәннәр, Дәрвишләр бистәсе балалар йорты сабыйлары барсы бергә намаз укып, бер өстәл артында ризыкланды.

Татарстан башкаласында дистәләгән мәчет Рамазанда көн саен ифтар ашлары уздыра һәм һәркайсы бу чарага үзенчәлек кертергә тырыша. Казан үзәгендә урнашкан Кабан арты мәчете имамы Сәетҗагъфар хәзрәт Лотфуллин сүзләренчә, изге айларда ятимнәргә, мохтаҗларга, балаларга күбрәк игътибар итәргә кирәк. 18 июльдә оештырылган ZURИФТАР дип аталган чарага Дәрвишләр бистәсеннән өч дистәдән артык ятим, төрле яшьтәге караучысыз калган балалар чакырылган иде. Аларны автобустан төшүгә мәчет мәхәлләсе кулларыннан тотып каршы алды һәм мәчеткә кадәр озата керде.

"Максатыбыз – аларның күңелләрендә кешелек сыйфатларын үстерү, ныгыту, рәхим-шәфкать күрсәтү, мәхәлләдәге кешеләр белән бертигез итеп күреп рухи яктан сау-сәламәт балалар тәрбияләү. Аларны ятим, ата-анасыз, үгиләр дип кимсетергә ярамый, ул балалар безнең дә балалар. Җылы, дус, тату шартлар тудырып, күңелләренә исламның мәрхәмәтле, ихлас, рәхим-шәфкатьле дин булуын салырга иде.

Алланың рәхмәте яусын, Кабан арты мәчете ифтарларына, ZURИФТАРга ярдәм иткән, үз өлешен керткән дин кардәшләребезгә, дусларыбызга. Һәркайсы нәрсә белән ярдәм итә ала шуның белән булыша. Кемдер ризык пешереп алып килә, икенчесе су, җиләк-җимеш ала. Аллага шөкер, эшләребез җайлы бара", диде Сәетҗагъфар хәзрәт Лотфуллин.

XS
SM
MD
LG