Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Мәрҗани исемендәге ислам мәдәният үзәге тәкъдир ителде


Казанда Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге ислам мәдәният үзәген тәкъдир итү чарасы узды. «Татар-информ» язуынча, яңа үзәк ислам динен торгызу һәм туган телне саклау өлкәсендә эш алып барудан тыш, моның өчен кибет һәм кафелар челтәре ярдәмендә акча да эшли. Якын арада республика районнарының берсендә шәхси терлекчелек фермасы ачу планлаштыра. Биредә үстерелгән мөгезле эре терлек, сарык, кош итен ислам үзәге каршындагы кибет киштәләренә китерү планлаштырыла.

Үзәк шулай ук Украина качакларына ярдәм итәргә планлаштыра.
Мәрҗәни мәчетендә качакларга ярдәм итү өчен кирәк-яраклар җыя башлаганнар.

XS
SM
MD
LG