Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Чит ил агентлары" исемлегенә кертсәләр дә, хокук яклауны дәвам итәчәкбез"


Павел Чиков
Павел Чиков

"Агора" хокук яклау оешмасы "Чит ил агентлары" исемлегенә кертелгән. "Агора" җитәкчесе Павел Чиков, бу исемлеккә кертеп кыенлыклар тудырырга тырышуга карамастан, куәт структураларының кешеләрне җәзалавын һәм үтерүен фаш итәчәкләрен, хокук яклау эшләре моңа кадәр ничек булган, шулай барачагын белдерә.

Төбәкара хокук яклау оешмасы "Агора" Русия юстиция министрлыгының "чит ил агенты" исемлегенә кертелгән. Бу хокук яклау оешмасының баш фатиры Казанда. "Агора" белән бергә бу исемлеккә Русиядәге тагын дүрт оешманы өстәгәннәр. Алар: "Мемориал" хокук яклау үзәге, "Җәмәгатьчелек вердикты" фонды, Калининградтагы "Экозащита!-Женсовет" иҗтимагый оешмасы һәм "Юристлар конституцион хокуклар һәм ирек өчен" хөкүмәттән тыш оешмасы.

"Агора" җитәкчесе Павел Чиков, бу исемлеккә кертелүгә карамастан, куәт структуралары тарафыннан кешеләрне җәзалау һәм үтерү очракларын фаш итәчәкләрен, гади кешеләрнең хокукларын яклау эшләре моңа кадәр ничек булган, шулай барачагын белдерә. Аның фикеренчә, юстиция министрлыгының бу исемлеге Русия президенты идарәсе тәкъдимнәре белән тулылана. Чиков Азатлыкка үзләрен исемлеккә нахакка кертүләрен шикаять итәчәкләрен дә кире какмый.

"Русиянең юстиция министрлыгының бу карарына карата юридик яктан нинди генә каршылык белдермә, хәзер Русиядә бу "учак тирәли ритуал биюләр" башкару кебек килеп чыгачак. Бу карарны мәхкәмәгә шикаять итеп, безнең якка уңай чишелеш булыр дип өметләнеп булмый.

Без "ритуал биюләр"ебезне дәвам итәрбезме дигәндә, мөгаен, дәвам итәрбез. Юридик эшләр белән дә шөгыльләнә торган оешма буларак, бу – безнең эшебез. Әмма бу килеп туган вазгыятьтә мәхкәмә җентекле тикшерү үткәреп, гадел карар чыгарыр дип тә уйларга ярамый.

Чит ил агентлары исемлегенә нинди оешмаларны һәм кайчан кертү карары бары тик Русия президенты идарәсендә генә хәл ителә. Бу исемлекнең булуы һәм анда нинди оешмаларны өстәп бару президентның теләгеннән тора. Исемлеккә оешмалар ничек сайлап алынганлыгын мин өздереп әйтә алмыйм. Әмма ни өчен безнең юридик эшләр белән шөгыльләнүче хокук яклау оешмабыз "Агора"ны сәяси оешма дип бәяләделәр соң дигәнгә килгәндә, Русиянең баш прокуратурасының, бездән үч алу өчен, теләге шундый булгандыр дип уйлыйм. Чөнки узган ел "чит ил агенты" кануны нигезендә хөкүмәттән тыш меңнәрчә оешма тикшерелгәндә без аларга зур уңайсызлыклар тудырдык.

Бу исемлеккә эләгү безнең хокук яклау эшчәнлегебезгә тискәре йогынты ясар дип уйламыйм. Без активистларны хакимиятләрнең башбаштаклыгыннан ничек яклаган булсак, бу эшебезне шулай дәвам итәчәкбез. Куәт структуралары ватандашларыбызны җәзалаган һәм үтергән өчен җинаять эше кузгатуны ничек таләп иткән булсак, алга таба да таләп итәчәкбез", ди Чиков.

"Агора" 2013 елда башланган прокуратура тикшеренүләрен хокук яклау оешмасы эшчәнлегенә нигезсез тыкшыну буларак бәяләгән иде.

"Русиядә ике ел дәвамында прокурорлар һөҗүменә дучар булган хөкүмәттән тыш оешмаларның кануни хокукларын яклаганга, бездән үч алу бу. Тиккә генә Русиянең баш прокуроры Юрий Чайка президент Владимир Путинга "Агора"дан зарланмады", ди Чиков.

Чайка узган ел 9 июль көнне Путин белән очрашкан вакытта, "Агора"ны да телгә алып, Русиядәге хөкүмәттән тыш 17 оешма чит иллләрнең илчелекләре аша, янәсе, акча алып ята һәм ул акчаларны башка оешмаларга тарата, дип зарланган иде. Аннан соң Татарстан прокуратурасы да, бу хокук яклау оешмасына тыныч кына эшләргә мөмкинлек бирмичә, бер-бер артлы тикшерүләр үткәрде һәм чит илдән финанслау тукталмаган дигән хәбәр таратты. "Агора" бу гаепләүләрне тулысынча кире кагып, Татарстан прокуратурасының ялган хәбәр таратуын белдерде.

"Агора" чит илләрдән бернинди акча да алмый, АКШ Дәүләт департаментыннан да беркайчан да акча алганы булмады. Дәүләттән килгән акча – ул 2013 елда Русия президентының ике гранты иде. Бу грантлар полициядә зыян күргәннәргә, армиядәге һәм табибларның башбаштаклыкларына каршы, шулай ук адвокатларны кеше хокуклары бозылганда ничек эш итү турында укыту өчен бирелде. Рәсми рәвештә белдерәбез, "Агора" бушка юридик ярдәм күрсәтүдән башка берни белән дә шөгыльләнмәде, шөгыльләнми һәм киләчәктә дә шөгыльләнмәячәк", дигән иде Чиков.

Чиков фикеренчә, өзлексез тикшерүләр һәм инде "чит ил агенты" итеп теркәүнең төбендә бер генә әйбер ята, ул да булса – Русиядә чит ил агенты турында канун әзерләнгәндә һәм кабул ителгәндә аңа каршы чыгу, аны Русия конституция мәхкәмәсенә шикаять итү президент администрациясенең ачуын кабарткан.

XS
SM
MD
LG