Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:19

Дамир Исхаков сүзләре белән килешмичә булмый, әлбәттә. Җитмәсә, әле бит кайсыбер депутатлар тарафыннан Россия субъектлары урынына элекке губернияләр һәм өязләрне кире кайтару турындагы кануннар да әзерләнә икән. Димәк, бу яктан да телебез, миллилегебез зур куркыныч астына калдырыла, чөнки губерния һәм өязләр патша Русиясеннән калган нәрсәләр.

Әгәр бу тырышулары барып чыкса, рус теленнән башка телләрдә укыту бөтенләй бетәргә мөмкин. Без XX гасыр башларындагы вазгыятъкә кире әйләнеп кайтачакбыз.

Кызганыч ки, халкыбыз бу проблемнар турында бөтенләй уйламый, ахры. Ләкин бит халык ул һәрвакыт шундый, аны кузгатып җибәрү авыр. Ә бит аны алга әйдәп баручылар халыкның элитасы булырга тиеш. Әмма безнең элитабыз үз җаен гына кайгырта кебек – кайсыдыр кесәсен тутыра, кайсы-берсе хакимият кабинетларындагы кәнәфиен югалтасы килми. Киңкүләм информация чараларында урын тотучылар да бу проблемнар турында тавыш күтәрмиләр. Нәтиҗәдә күпчелек татар гаиләләре, бигрәк тә Татарстаннан читтәгеләр, инде урыс балалары гына үстерәләр.

ТНВда күрсәтелгән, татарча чатнатып сөйләгән, җырлаган балалар булу безне тынычландырырга тиеш түгел, минем уемча. ТНВ хезмәткәрләре андый балаларны озак кына эзләп йөриләрдер, кызганычка каршы, алар бу турыда дәшмиләр, халыкның күзен ачмыйлар. Ә бит безнең ТНВдан башка халык белән сөйләшә торган, аның алдында өстә әйтелгән бәлаләр турында сөйли торган башка ысулыбыз, мөмкинлегебез юк.

Илдус Хуҗин Красноуфимски шәһәре

XS
SM
MD
LG