Accessibility links

Кайнар хәбәр

Норвегиядә Брейвик кылган террор корбаннарын искә алалар


Норвегиядә Осло һәм Утойя утравында террор гамәлләрендә һәлак булган 77 кешене искә алалар. Брейвик кылган җинаятькә өч тулды.

Норвегия премьер-министры Эрна Сульберг Ослодагы тантанада илнең “ачыклык, түземлелек һәм төрлелек” өчен көрәшне дәвам итәчәген әйтте.

Берничә дистә кеше бүген Утойяга җыелып корбаннары саны уңаеннан һавага 69 шар җибәрде.

Андерс Брейвик Осло үзәгендә куйган бомбада сигез кеше шартлап үлде. Шуннан соң ул социал-демократларның Утойя утравындагы яшьләр лагеренә барып 69 кешене атып үтерде. Брейвик шул көнне үк кулга алынды, аңа террор гамәле һәм кешеләрне күпләп үтерүдә гаепләү белдерелде. Ул 21 ел төрмәгә хөкем ителде.

Брейвик гаепле булуын тоймавын, үз гамәле белән Норвегия һәм Европаны хәзерге хакимиятләр хуплаган исламлашудан, мультикультурализмнан коткарырга теләвен белдергән иде.

XS
SM
MD
LG