Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама һәм Рютте: Русия Украинаны җимерсә, моның өчен туләячәк


АКШ президенты Барак Обама
АКШ президенты Барак Обама

АКШ президенты Барак Обама Нидерланд премьер-министры Марк Рютте белән телефон аша сөйләште. Рютте, очкыч бәреп төшерелгәннән соң, Обаманың Нидерланд илчелегенә килүен ватандашларының югары бәяләвен белдерде. Ике лидер да һәлакәт урныннан җәсәдләрне чыгарып бетергәч, очкыч төшкән җирдә халыкара тикшерүчеләрнең эшләве иң әһәмиятле эш булачак дип килеште.

АКШ президенты Европа Берлеге тышкы эшләр шурасының бу һәлакәткә китерүчеләргә һәм Украинаны тотрыксызландыручыларга өстәмә чикләүләр әзерләнүен хуплады.

Обама һәм Рютте Русиянең чик аша сепаратистларга корал һәм сугышчылар җибәрүе турында дәлилләрнең артуына борчылу белдерде. Ике лидер да Европа Берлеге һәм АКШ Украинадага хәлләргә бергә булуны һәм әгәр Русия Украинаны җимерүне дәвам итеп, сепаратистларга ярдәмен дәвам итсә, аңа түләргә туры киләчәкне хуплады.

XS
SM
MD
LG