Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Кырымны "комарлы уеннар зонасы" итү канунын имзалады


Русия президенты Владимир Путин Кырымны "комарлы уеннар зонасы" дип раслаучы канунны имзалады.

2009 елның 1 июленнән Русиядә комарлы уеннар тыелып аларны дүрт аерым зонада, Алтай, Приморье, Калининград һәм Краснодар белән Ростов өлкәләләре чигендә оештырырга рөхсәт бирелгән иде.

Яңа канун нигезендә Кырым һәм Краснодар өлкәсенең бер өлеше да шундый зона итеп игълан ителде. Ул зонаның кайда урнашачагын җирле хакимиятләр хәл итәчәк.

Кырымтатарлар Кырымда казинолар ачу планына кискен каршы чыккан иде.

XS
SM
MD
LG