Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:17

"Без белмәгән сугышның билгесез батырлары" фильмы чыга


Беларуста Слоним шәһәре имамы Сөләйман Байрашевский мөселман зиратында Беренче дөнья сугышында җирләнгән татар сугышчылары турында сөйли

Беларуста Слоним шәһәре имамы Сөләйман Байрашевский мөселман зиратында Беренче дөнья сугышында җирләнгән татар сугышчылары турында сөйли

Беренче дөнья сугышында катнашкан татарларга багышланган фильм Мәскәүдә 20-24 августта Татарстан мәдәнияте көннәрендә күрсәтеләчәк.

1914 елның 28 июлендә Австрия-Маҗарстан гаскәрләре Сербиягә ут ачып бәреп керә. Шулай итеп Беренче дөнья сугышы башланып китә. Беренче дөнья сугышы башлануның 100 еллыгы билгеләнгән бу көннәрдә әлеге сугышта катнашкан татарларга багышланган фильмның әзерләнеп бетүе турында хәбәр ителде. "Без белмәгән сугышның билгесез батырлары" ("Незаметные герои Неизвестной войны") исемле документаль фильм өчен Татарстан дәүләт архивы Германиядә әсир булган татар сугышчыларының хатларын һәм рәсемнәрен биргән.

Проектның режиссеры Денис Красильников җитәкчелегендә бу проектны Русия телевидениесендәге алып баручылар Фәридә Корбангалиева, Максим Шәрәфетдинов, оператор Фәрит Галиев, башкарма продюсер Ләйсән Ситдикова гамәлгә ашырган.

Берлинда тавыш язмаларын туплаган ике зур җыелма бар

Русия Беренче дөнья сугышына 16 миллион кеше җибәргән, аларның биш миллионы һәлак булган. Архив мәгълүматларына караганда, сугышка миллион ярым татар һәм башкорт киткән. Фильм авторлары ул чакта Русиядәге мөселман өммәтенең хәлен һәм сугышка бару фәрманына булган төрле карашларны бирергә вәгъдә итә.

Шулай ук анда аерым кешеләрнең, алар арасында Германиядә әсирлеккә төшеп шунда яшәп калган татарларның язмышы турында моңа кадәр яшереп тотылган мәгълүматлар булыр, дип көтелә.

Фильм Петербур, Казан, Оренбур, Калининград, Литва, Беларус, Франция, Германиядә төшерелгән. Аны Мәскәүдә 20-24 августта Татарстан мәдәнияте көннәрендә күреп булачак.

Фильмны эшләүдә Татарстан галимнәре, шул санда тарихчы Искәндәр Гыйләҗев катнашкан. Аның архивында 1915 елның 30 декабрендә Германиядә Вюнсдорф әсирләр лагерендә яздырылган бер аудио язма саклана. Әлеге язмада 1885 елда Тобольски якларында туган Нурмөхәммәт Хисаметдиннең әсирләр лагерендә азан әйтүен тыңларга була.

"Берлинда тавыш язмаларын туплаган ике зур җыелма бар. Беренче дөнья сугышы вакытында башланган зур эш ул. Музыка белгечләре, тел белгечләре күпләгән әсирләрнең Германия җирләрендә булуыннан файдаланып фәнни эш алып барганнар", дип сөйләгән иде тарихчы Азатлыкка.

Бу сугышта барлыгы 16 миллионнан артык кеше һәлак була. Әмма ул каршылыкларны киләчәктә яңа сугышлар булмаслык итеп чишә алмый. Йөз ел үткәннән соң да көн саен Җир шарының төрле урыннарында коточкыч сугыш күренешләре тетрәндерә. Беренче дөнья сугышын сурәтләүче фотолар тупланмасында кайберләре әле күптән түгел генә табылып җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде.

XS
SM
MD
LG