Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар яшьләре Мединскийның рус теленә генә сәгатьләр арттыру тәкъдименә каршы


Тәбриз Яруллин
Тәбриз Яруллин

Татар яшьләре форумы Русия мәдәният министры Владимир Мединскийга мөрәҗәгать юллады. Бу мөрәҗәгатьтә соңгы вакытта милли телләргә каршы эшчәнлек барганлыгы әйтелә. Форум бу сәясәткә карата катырак таләпләр куярга җыенмый.

Татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбриз Яруллин сүзләренчә, 22 июльдә узган утырышта бу мөрәҗәгать кабул ителгәннән соң ук Мединскийга да җибәрелгән. Рәсми җавап килер дип өмет итә алар.

Яшьләр Мединскийның республикаларда милли телләр белән чагыштырганда урыс теле өстенлектә булырга тиеш дигән фикере белән һич тә килешми. Алар, киресенчә, милли телләрне куллану даирәсенең елдан-ел кими баруын белдерә. Мединскийның рус теленә генә өстенлекләр биреп, сәгатьләр санын күбәйтү турындагы фикерен яшьләр куркыныч гамәлләрнең башы буларак бәяли.

"Аерым алганда, югары уку йортларында татар телендә белем бирү бетерелә, татар мәктәпләре дә рус телендә генә белем бирүгә күчә бара", ди яшьләр һәм милли телләрне кысып кына рус телен белү яхшырмаячагын да әйтә.

"Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханнарында рус теленнән нәтиҗәләр һәр ел саен илдәге гомум саннар белән чагыштырганда югарырак. 2014 елда Русиядә уртача 62,5 балл җыйган булсалар, Татарстанда ул 65,8 балл тәшкил итте... Рус телен укыту җитешсезлекләре өчен башка телләрне һәм бигрәк тә Русиядәге халыкларның телләрен гаепләү урынсыз", диелә мөрәҗәгатьтә.

Яшьләр Мединскийның Русиядә яшәүче барлык халыкларның да мәдәният министры булуын дә исенә төшерә. "Конституциянең 68нче маддәсе нигезендә, Русия федерациясе илдә яшәгән бөтен халыкларның телләрен саклауны гарантияли һәм аны өйрәнү, үстерү өчен шартлар тудыра. Шул ук вакытта илнең төп кануны бер телнең һәм мәдәниятнең өстенлектә булуын пропогандалауга каршы. Сез әйткән сүзләр милләтчел һәм фашистик рухтагы оешмалар тарафыннан дөрес тәфсилләнмәскә мөмкин", ди татар яшьләре.

Форум Мединскийга илнең мәдәни проблемнарын телләрне өйрәнүдән, башкаларның мәдәниятләреннән эзләмәскә, ә яшьләр яратып карый торган телеканалларга, Русия экраннарына чыгарган трейлерлардагы бозыклыкка, рухи шакшылыкка күз салырга чакыра.

Тәбриз Яруллин бу мөрәҗәгатьнең форум канаты астындагы барлык Русия һәм чит ил татар яшьләре оешмалары исеменнән дә булуын әйтә.

3 июльдә Владимир Путин рәислегендә Русия президенты каршындагы миләттара мөнәсәбәтләр шурасының чираттагы утырышындагы Мединский белдерүеннән соң Татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре – Милли мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова, Татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт – министрны эшеннән алу таләбе куярга җыенуларын белдергән иде. Әлегә бу таләп күренмәде.

Башка милли республикаларның да, иҗтимагый оешәмаларның да фикерләре ишетелсен дип тырышачакбыз"

Яруллин форумның андый катгый чараларга бармаячагын, тел тирәсендәге һәм милләтләргә кагылган вазгыятьне күзәтеп үз фикерләрен белдереп торырга җыенуларын әйтә.

"Әгәр без аның эштән китүен таләп итсәк, үзебезгә игътибар җәлеп итү кебек килеп чыгар иде. Таләп итсәң дә, аны барыбер эштән алмаячаклар. Булмаган эшкә керешүнең мәгънәсе юк. Бу хәлгә килсәк, Русиядә министрларның эштән китүен таләп итү урынсыз, ә үз фикереңне җиткерә белү дөресрәк була. Икенчедән, без Мединскийга татар теле тирәсендәге вазгыятьне тулысынча аңлатып бирергә тырыштык. Без киләчәктә дә телгә карата, аз санлы милләтләргә, татар эшләренә карата, иҗтимагый һәм сәяси хәлне күзәтеп, үз фикеребезне белдерергә тырышачакбыз.

Без бу фикерләрнең бер яклы гына булуын теләмибез. Башка милли республикаларның да, иҗтимагый оешмаларның да фикерләре ишетелсен дип тырышачакбыз", ди Яруллин.

Путин җитәкчелегендәге утырышта Мединский сүзләреннән кала да милләтләргә куркыныч булган башка фикерләр дә әйтелде. Респубилкалардагы яшьләр театрларында рус классикларын гына уйнау, милли республикалардагы уку йортларында, мәктәпләрдә экстремизм эзләп даими мониторинглар үткәреп тору, ил кануннарын үзгәртеп, урыс телен ана теле дәрәҗәсенә күтәрү кебек милләтләрне бетерү гамәлләре барланды.

Татар яшьләр форумы исә үз мөрәҗәгатендә тел мәсьәләсенә генә тукталды.

"Барча сөйләүчеләргә каршы чыгып мөрәҗәгать итү дә дөрес булмас иде. Без кыл очында торган, соңгы вакытта бик актуаль булган тел мәсәләсен алдык", ди Яруллин.

Татарстандагы һәм Башкортстандагы рәсми һәм иҗтимагый оешмалардан бу куркыныч вазгыятькә карата белдерүләр, мөрәҗәгатьләр әлегә булмады. Дөнья татар конгрессы да, Дөнья башкорт корылтае да дәшми.

Яруллин фикеренчә, Мединскийга бу мөрәҗәгатьләре шул ук вакытта Конгресс исеменнән дә булып тора.

"Мөрәҗәгатьләр күбрәк булса, яхшырак булыр иде. Татарларга гына кайтарып калдыру да дөрес булмас. Мин үзем конгрессның башкарма комитеты әгъзасы. Мин яшьләрдән мондый сүз чыгу урынлырак дип уйлыйм", ди Яруллин.

XS
SM
MD
LG