Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Самарда шундый яхшы булды, Төркиядән киткән кебек тә түгел"


Җиһангир хәзрәт
Җиһангир хәзрәт

Төркиядән килгән Коръән-хафиз Җиһангир хәзрәт ай буена Самар өлкәсенең авылларында һәм шәһәрләрендә мөселманнар белән очрашты, мәчетләрдә Коръән укыды.

Быелгы Рамазан аенда Русиягә Төркиядән 88 Коръән-хафиз килде. Ай буена Самар өлкәсендә 44 яшьлек Җиһангир хәзрәт эшләде. Ул Самар өлкәсенең авылларында һәм шәһәрләрендә мөселманнар белән очрашты, мәчетләрдә Коръән укыды.

Русиянең үзәгендә мөселманлык саклануга соклануын белдерде. Үзенең дә өч улы булган Җиһангир хәзрәтне бигрәк тә авыллардагы балаларның татарча сөйләшүләре куандырган. Татар мунчасында каен себеркесе белән чабынуларын елмаеп искә алды ул. Татар халкының динебез Исламны саклавын һәм телле булуын да мактады.

"Безнең телебез бик охшаш, без – бер халык. Мин Самарда үземне шундый яхшы хис иттем ки, хәтта Төркиядән киткән кебек тә булмады. Мәчетләр тирәсендә - мөселман рухы. Ханымнарның ак яулыктан йөрүе күңелгә сары май булып сеңә", диде Җиһангир хәзрәт.

XS
SM
MD
LG