Accessibility links

Кадыйров чечен теле өчен борчыла


Чечен теле көнендә (25 апрель) мәктәп кызлары
Чечен теле көнендә (25 апрель) мәктәп кызлары

Куркыту һәм янаулар сәясәте белән республикада тәртипкә ирешкән Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров яшьләрнең "чечен телен һәм үзаңын саклавы өчен" тырышачагын белдерде.

Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров бу атнада республиканың яшьләр оешмалары һәм мәдәният хезмәткләре белән очрашып милли үзаң һәм рухи кыйммәтләрне саклау турында сөйләште.

"Дин, тел, гореф-гадәтләр халкыбызга бөтен фаҗигаләрдән исән чыгып милләт буларак сакланырга ярдәм итте. Телен, милли үзаңын югалткан кеше чечен булудан туктый. Моңа беркайчан да юл куймаячакбыз", диде Кадыйров.

Чечен теле көнендә балалар бии
Чечен теле көнендә балалар бии

Республика башлыгының бу белдерүе татар оешмалары Мәскәүнең кабат русияле милләт ясау, рус телен илдә яшәүчеләр өчен ана теле итү планнарына ризасызлык белдереп мөрәҗәгать кабул иткән вакытка туры килде.

Чечняда милли үзаң һәм тәртип югары дәрәҗәдә. Урамнарда исерекләр юк, караклык кимегән. Моңа Рамзан Кадыйров кешеләре билгеләгән кырыс җәзалар, машина урлаган кешеләрне дә үтерү аша ирешелгән. Татарстан һәм Башкортстаннан аермалы буларак, Чечнядә яшьләр ана телләрендә яхшы сөйләшә, милли мәктәпләр булмаса да. Кызлар тыйнак киенә.

Кадыйровның тел һәм гореф-гадәтләрне сакларга чакыруының икенче өлеше бар. Республика башлыгын Чечнядан читтә, ягъни ул контроль итә алмаган чеченнар борчый.

Канадада яшәүче чечен качагы Бирлант Рамзаева
Канадада яшәүче чечен качагы Бирлант Рамзаева

"Кешеләрнең күчеп китүе, Европада озак яшәве кайберәүләргә килешеп бетми. Алар безгә ят булган кием кия башлый, без биемәгән биюләр башкара", диде Кадыйров яшьләр белән очрашуда.

Соңгы елларда Европа илләрендә сәяси сыену алган чеченнар саны кабат артты. Польшаның "Червонный бор" (Czerwony Bór) качаклар лагерендә яшәгән кырымтатар Руслан да Азатлыкка чеченнар белән бергә торганнарын, шәһәрдә яшәгән башка чеченнарның аларга хәләл ризык алып килгәннәрен сөйләгән иде.

Европада чеченнар саны 200 меңләп, дип исәпләнә. Аларның күбесе качаклар.

XS
SM
MD
LG