Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәмәс җитәкчелеге Газзәдә атышларны туктатып торуны сорады [ВИДЕО]


Газзәдә Израилнең төнге һөҗүменнән соң
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:13 0:00

Газзәдә Израилнең төнге һөҗүменнән соң

Фәлестиннәрнең Хәмәс төркеменең Катарда яшәүче җитәкчесе Хәлид Мешаал Газзәдә көч куллануны вакытлыча туктатып торуны сорады, әмма Хәмәс Израил белән солых шартлары турында алдан сөйләшмичә "үз халкын басып алучы Израилдән яклауны туктатмаячак", дип белдерде.

Катар башкаласы Доһада журналистлар белән очрашуда, Мешаал, Газзәдән яраланганнарны чыгару һәм халыкка кирәк-яракларны китерү өчен халыкара җәмәгатьчелектән ашыгыч ярдәм кирәк, диде.

Иерусалимга килгән АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри Израил белән фәлестиннәр арасындагы бу низагны чишү эшендә уңай тәрәккыять бар, дип белдерде.

Чәршәмбе көнне Газзәнең өч бистәсендә көч куллану вакытлыча туктатылды. Кызыл Хач вәкиле Сесилия Гоин журналистларга, бу бистәләрдән яралылар чыгарылды, дип хәбәр итте. Соңыннан көч куллану кабат дәвам иткән.

17 июль Израил фәлестин сугышчыларына каршы җир өсте һөҗүмнәре башлаганнан бирле Израилнең 28 хәрбие һәм ике тыныч кеше һәлак булды.

Һава һөҗүмнәрен Израил 8 июльдә Газзәдән фәлестиннәрнең ракета һөҗүмнәренә җавап итеп башлады. Фәлестиннәр ягында һәлак булучылар саны 640тан артты, дүрт меңләп кеше яраланды. БМОның балалар идарәсе ЮНИСЕФ мәгълүматларына караганда, 120ләп бала үлгән. 120 меңләп кеше өйләреннән китәргә мәҗбүр булган.

XS
SM
MD
LG