Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:30

Башкортстан җитәкчелегенә дәгъва иткән намзәтләр Конституциягә ярашлы ике дәүләт телен дә белергә тиеш. Ләкин теркәлгән намзәтләрнең кайберләре генә башкорт телен белә.

Башкортстан Конституциясе нигезендә республика җитәкчесе Башкортстанның дәүләт телләрен белергә тиеш. Бу хакта Конституциянең 86нчы маддәсендә язылган. Ләкин республиканың үзәк сайлау комиссиясе намзәтләрне теркәгәндә аларның тел белүенә игътибар итмәгән.

Бу уңайдан кайбер бәйсез интернет сәхифәләр тавыш күтәрде. "Мәйдан РБ" сәхифәсе үзәк сайлау комиссиясе намзәтләрнең башкорт телен белергә тиешлегенә күз йомып Конституцияне тупас рәвештә бозды дип саный. Аңа караганда, бары тик коммунистлар фиркасеннән чыккан Юнир Котлыгуҗин гына ике телне дә белә. Рөстәм Хәмитов һәм Илдар Бикбаевлар урыс телен һәм берникадәр ватып-җимереп татар телен белсә, Иван Сухарев урыс телен генә белә. Бер төркем башкорт җәмәгатьчелеге бу уңайдан үзәк сайлау комиссиясенә шикаять әзерли башлаган.

Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең дә намзәтләрнең милләтенә бәйле дәгъвасы бар. Бу хакта ТИҮ рәисе Кадерле Имаметдинов "Азатлык"ка шуларны белдерде:

Кадерле Имаметдинов

Кадерле Имаметдинов

"Татар иҗтимагый үзәгенең соңгы утырышында алда торган сайлау мәсьәләсен карап, шундый фикергә килдек – бер намзәт тә татар милләтеннән түгел һәм безнең мәсьәләләрне чишүләре дә икеле. Иван Сухаревтан башкалары барысы да үзләрен башкорт милләтеннән дип саный. Миллионнан артык татар яшәгән төбәктә бер генә татар намзәт тә теркәлә алмады. Башкорт оешмаларының Хәмитовны татар диюләре дөреслеккә туры килми, чөнки кеше үзенең кайсы милләттән булуын башкалардан яхшырак белә. Мәсәлән, Мостай Кәрим үзен башкорт дип атады, без татарлар аның белән бәхәсләшмәдек, чөнки татар әдәбияты, Мостай Кәримнең нинди милләттән булуына карамастан, югары дәрәҗәдә. Мостай Кәримнең аны ниндидер башка биеклеккә күтәрүе шикле. Мортаза Рәхимовның да телләр белүе сәер иде. Аның урысчасы да, башкортчасы да зәгыйфь булды. "Московский комсомолец" газетыда басылган әңгәмәсе мәзәк буларак тарихка кереп калды. Анда журналистның "поете", ягъни җырлыйсызмы дигән соравын ул "пьете", ягъни, эчәсезме дип аңлап, "Эчкәлим, эштән соң берничә йөз грамм эчү хилаф түгел", дип җавап биргән иде. Журналист сорауны тагын бер кат биреп караса да, Мортаза Рәхимов аны үзенчә аңлады. Әлеге намзәтләргә килгәндә, без август аенда конференция уздырып, намзәтләргә татар проблемнарын ишеттерергә җыенабыз. Аларның кайсысы безнең проблемнарга йөз белән борыла, халыкны шуны якларга чакырачакбыз. Хакимият ресурслары алдында зур көч булмасак та", диде Кадерле Имаметдинов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG